Россия Финанслар министрлыгы дәүләтнеке булмаган пенсия фондларының чыгымнарын халыкның пенсия җыелмалары буенча инвестицион эшчәнлеге белән туры бәйләнешкә куяргә тәкъдим итә.
"Без бүгенге көндә көнчыгыш илләрендә акча белән идарә итү буенча индустриягә охшаган итеп ясарга телибез", - дип сөйләде журналистларга РФ Финанслар министры урынбасары Алексей Моисеев. Белгеч фикренчә, әлеге чара фогд эшчәнлекләренең нәтиҗәлелелен арттырачак.
Бүген Казанда (“Корстон” КСКК) Идел буе федераль округы регионнарының бюджетара мөнәсәбәтләре үсеше һәм берләштерелгән бюджетларының баланслылыгы мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырылды.
Чарада Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Россия Финанс министры Антон Силуанов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Идел буе федераль округына керүче регионнарның башлыклары, кайбер федераль министрлыклар вәкилләре катнашты.
Киңәшмәдә катнашучылар Россия Президентының май указларын үтәү, Идел буе федераль округы регионнарының бюджетара мөнәсәбәтләре үсеше һәм берләштерелгән бюджетларының баланслылыгына бәйле мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, бюджетларның тотрыклылыгын тәэмин итү һәм бурыч йөкләнешен оптимальләштерү буенча Идел буе федераль округы регионнарының башкарма хакимияте органнары тарафыннан күрелә торган чаралар, шулай ук Идел буе федераль округы регионнары бюджетлары үтәлеше һәм 2014 елга, шулай ук 2015-2016 еллар план чорына бюджетларны формалаштыру мәсьәләләре турында сөйләштеләр.
Татарстан Республикасына бизнес биредә шартлар аңлаешлы булганга килә, эшмәкәрлек мохите булдырылган, администрация эшли.Бу хакта бъген Россия финанслар министры Антон Силуанов ТР Финанс министрлыгының, ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсенең,ТР буенча Федераль казначылык идарәсенең коллегияләренең уртак утырышында белдерде.
Коллегия "Корстон" КСККда узды, аның эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Федераль салым хезмәтенең җитәкчесе урынбасары Андрей Петрушин һәм башкалар катнашты. Чара интернет челтәрендә on-line режимда трансляцияләнде (ТР Хөкүмәтенең рәсми сайтында www.prav.tatarstan.ru).
Уртак коллегиядәге чыгышында Антон Силуанов бүгенге көндә башка Россия регионнары җитәкчеләрен дә эшмәкәрлеккә карата шундый ук мөнәсәбәттә булулырга этәрергә, бизнес үсешенә шартлар булдыруга ихтыяҗ барлыгын белдерде. Ил хөкүмәте Татарстан республикасы җитәкчелегенең эшчәнлеген югары бәяли, дип әйтте Антон Силуанов, без регионга бүленә торган акчаларның акыл белән туздырылганын күрәбез. Ул Казандагы 2013 елгы Универсиадага әзерлекне, хәзер татарстанлылар, студентлар, спортчылар куллана торган яңа объектларны төзүне уңай мисал итеп китерде.
Бүген Татарстан Республикасы финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсе 2013 елга Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты үтәлешенә башлангыч йомгак ясадылар.
Коллегия “Корстон” кунакханә комплексы (Казан) мәйданчыгында уздырылды, аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Росся Финанс министры Антон Силуанов, Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Петрушин катнашты.
Татарстан Республикасы финанс, салым һәм казначылык органнарының уртак коллегиясе on-line режимында интернет челтәрендә трансляцияләнде (Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми порталында www.prav.tatarstan.ru).
РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев Федерация субъектларына гомумбелем бирү учрежденияләре укытучыларына ипотека кредиты бирү буенча чыгымнарның бер өлешен каплау өчен субсидия бирү һәм бүлгү тәртибенә үзгәрешләр кертү буенча карарга кул куйды. Бу турыда Хөкүмәтнең матбугат үзәге хәбәр итә.
Әлеге документ нигезендә гомумбелем учрежденияләрнедә укытучыларга займ алу нисбәтеннән торак алу мөмкинлекләре киңәйтелә.
Премьер-министр Дмитрий Медведев күп функцияле үзәкләр бирүче дәүләт һәм муникципаль хезмәтләренә пошлиналарны 2099 елның инфляцисе дәрәҗәсенә кадәр арттыру буенча Финанслар министрлыгы тәкъдимен хуплады.
Пошлиналарны үзгәртү буенча үз тәкъдимнәрен Антон Силуанов 2013 елның 4 декабрендә премьер-министрда узган киңәшмәдә белдергән иде. "Пошлина күләмен ачыклау буенча тәкъдимнәр әзерлибез. Бездә пошлина 2009 елдан индексацияләнмәгән", дип белдерде ул вактытта министр.
2013 елның 10-11 декабрендә Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән 2013 елда җирле бюджетларның көтелүче үтәлеше буенча киңәшмәләр узды.
Киңәшмәләрдә салым һәм салым булмаган керемнәрнең планлаштырылган җыелуы, планлаштырылган чыгымнарынң керемнәр белән каплануы, учреждениеләрнең кредитор әҗәтләре, 2013 елда Дәүләт Торак фондына кертемнәр буенча район һәм шәһәрләр оешмаларының йөкләмәләре, балаларга мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләренә йөрү өчен ата-аналарның акча түләүләре тикшерелде.
Россиянең Финанслар министрлыгы гамәлдәге салым ташламаларын җитди үзгәртү өчен мөмкинлекләр күрми, дип белдерде финанслар министры Антон Силуанов.
"Ташламаларны, һичшиксез, яңадан тикшерәчәкбез, әмма ташламаларның күпкә кимүен көтәргә кирәкмидер, мөгаен", - диде Силуанов "Россия 24" телеканалына биргән әңгәмәсендә.
Моңарчы ул Финанслар министрлыгының 2014 ел язына Россиядә гамәлдә булган барлык салым ташламаларын яңадан тикшерәчәге турында фаразлары белән уртаклашкан иде. Моның максаты - нәтиҗәсез булган перференцияләрне бетерү. Хисап палатасы мәгълүматлары буенча, 2012 елда бирелгән салым ташламалары барлыгы 5,5 триллион сум тәшкил иткән, шул ук вактытта ташламаларның бер өлеше икътисади яктан акланмаган.