ЯҢАЛЫКЛАР


29
октябрь, 2013 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов International Enterprise Singapore (Сингапур) компаниясе генераль директоры урынбасары Чуа Таик Хим белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, Татарстан ягыннан ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, “Иннополис” МИЗ генераль директоры Игорь Носов һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов кунакларга даими рәвештә Татарстан белән кызыксынып торулары өчен рәхмәт белдерде һәм Сингапурның Татарстан өчен тәҗрибә туплау, мәгариф проектларын тормышка ашыру мәйданчыгы булуын билгеләп үтте. Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрне укыту, инфокоммуникацион технологияләрне үстерү – болар барысы да алга хәрәкәт итү өчен башлангыч дип белдерде Рөстәм Миңнеханов Сингапур коллегаларына.


28
октябрь, 2013 ел
дүшәмбе
Без яшь буынны Бөек Ватан сугышы геройлары мисалында тәрбияләргә тиеш, бу – хәрби-патриотик юнәлештәге бик зур тәрбия элементы. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча республика оештыру комитеты утырышында хәбәр итте.
Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында видеоконференцэлемтә режимында республиканың барлык муниципаль берәмлекләре белән уздырылды. Моннан тыш, утырыш on-line режимында интернет челтәрендә трансляцияләнде (Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми порталы аша).
Бүген Әлмәттә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2013 елның 9 аенда ТР кече нефть компанияләренең эшчәнлеге һәм ел ахырына кадәр булган бурычлары буенча киңәшмә уздырды. Татарстан башлыгының республика нефтьчеләре белән традицион очрашуда "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхәветдинов, «Нефтеконсорциум» ЯАҖ генераль директоры Фәнис Вәлиев, республиканың төрле министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, ТР Президент Аппараты хезмәткәрләре, федераль күзәтү органнары вәкилләре һәм башка рәсми затлар катнашты.

Бүген Әлмәттә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов рәислегендә “Татефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы уздырылды. Утырышта 2013 елның 9 ае эчендә “Татефть” ААҖ бюджеты үтәлеше йомгаклары каралды һәм агымдагы елның ноябренә бюджет расланды.


Директорлар советы ятмаларны геологик өйрәнүдә һәм эшкәртүдә яңа технологияләр куллануның нәтиҗәлелеге турында мәгълүмат тыңланды. Алар арасына запасларны эзләү, разведкалау һәм разведкалап бетерү өлкәсендәге инновацион үсеш, запаслар белән максималь контакт тәэмин итә торган скважиналар конструкциясен төзү, эшкәртүнең җайга салуынучы системаларын булдыру, шулай ук яңа технологияләр куллану бәрабәренә нефть запасларын максималь колачлау һәм этеп чыгару керә.



25
октябрь, 2013 ел
җомга
Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Сетевая компания” ААҖнең Директорлар Советы утырышы узды.

Утырышта 2013елның 9 ае өчен компаниянең капиталь төзелеш планының үтәлеше нәтиҗәләре каралды. План үтәлешенең көтелгән күләме 96% тәшкил итә.

Директорлар Советы тарафыннан компаниянең 2013-2014елларның көзге-кышкы чорына әзерлеге буенча барган чараларның үтәлеше каралды. Әзерлек планына кергән барлык чаралар да үтәлгән.
Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында 25 октябрьдә муниицпаль берәмлекләрнең һәм шәһәрләрнең финанс органнары җитәкчеләре видеоконференция режимында киңәшмәләр узды. Татарстан Республикасы Финанслар министры Радик Гайзатуллин үткәргән әлеге киңәшмәдә ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева, ТР мәдәният министры урынбасары Ирада Әюпова, министрлыкларның белгечләре катнашты.
РФ Финанслар министры Антон Силуанов Дәүләт Думасы депутатларына 2014-2016 елларга федераль бюджетны икенче укылышта караганда төбәкләргә бирелүче бюджет кредитларының ставкаларын киметү мөмкинлеген карарга тәкъдим итте. Бүгенге көндә рефинанслауның өчтән икесен тәшкил итә.

24
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Бүген республика парламенты утырышында “Татарстан Республикасының 2014 елга һәм 2015 һәм 2016 елларның планлы чорына бюджеты турында” ТР законы проектын беренче укылышта кабул итте.
Татарстан Республикасы өчен Европа реконструкция һәм үсеш банкы эре финанс институты гына түгел, ә 20 елдан артык үзара мөнәсәбәтләр тарихы булган ышанычлы партнер да. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Европа реконструкция һәм үсеш банкы президенты Сума Чакрабарти белән очрашуда белдерде.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Анда Европа реконструкция һәм үсеш банкының Россия буенча идарәче директоры Наталья Ханженкова, ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров, “Иннополис” МИЗ генераль директоры Игорь Носов һ.б. катнашты.

Кунакларны сәламләп, Илдар Халиков 1990 елларда Европа реконструкция һәм үсеш банкы белән хезмәттәшлек итү “КАМАЗ” ны саклап калырга ярдәм итте, ә 2011 елда Европа реконструкция һәм үсеш банкы “Даймлер” компаниясе белән бергә “КАМАЗ” ААҖ акционерларының берсе булды, дип белдерде.

23
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Франция Икътисад һәм финанс министрлыгының Луара һәм Атлантик Луара җирләрендә Дәүләт финанс идарәсе башлыгы Кристиан Де Буадефр белән очрашты.
Ике яктан да катнашучылар 2014 елда хезмәттәшлек перспективалары, шулай ук дөньядагы икътисад һәм финанс системасы өлкәсендәге хәлләр хакында фикер алыштылар.

Илдар Халиков белдерүенчә, Казанда узган 2013 елгы җәйге Универсиададан соң, Татарстан Республикасы дөньяга танылды, бу күп илләр белән, шул исәптән Франция белән дә үзара мөнәсәбәтләрне тагын да ныгытты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International