ЯҢАЛЫКЛАР


24
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Бүген республика парламенты утырышында “Татарстан Республикасының 2014 елга һәм 2015 һәм 2016 елларның планлы чорына бюджеты турында” ТР законы проектын беренче укылышта кабул итте.
Татарстан Республикасы өчен Европа реконструкция һәм үсеш банкы эре финанс институты гына түгел, ә 20 елдан артык үзара мөнәсәбәтләр тарихы булган ышанычлы партнер да. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Европа реконструкция һәм үсеш банкы президенты Сума Чакрабарти белән очрашуда белдерде.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Анда Европа реконструкция һәм үсеш банкының Россия буенча идарәче директоры Наталья Ханженкова, ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров, “Иннополис” МИЗ генераль директоры Игорь Носов һ.б. катнашты.

Кунакларны сәламләп, Илдар Халиков 1990 елларда Европа реконструкция һәм үсеш банкы белән хезмәттәшлек итү “КАМАЗ” ны саклап калырга ярдәм итте, ә 2011 елда Европа реконструкция һәм үсеш банкы “Даймлер” компаниясе белән бергә “КАМАЗ” ААҖ акционерларының берсе булды, дип белдерде.

23
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Франция Икътисад һәм финанс министрлыгының Луара һәм Атлантик Луара җирләрендә Дәүләт финанс идарәсе башлыгы Кристиан Де Буадефр белән очрашты.
Ике яктан да катнашучылар 2014 елда хезмәттәшлек перспективалары, шулай ук дөньядагы икътисад һәм финанс системасы өлкәсендәге хәлләр хакында фикер алыштылар.

Илдар Халиков белдерүенчә, Казанда узган 2013 елгы җәйге Универсиададан соң, Татарстан Республикасы дөньяга танылды, бу күп илләр белән, шул исәптән Франция белән дә үзара мөнәсәбәтләрне тагын да ныгытты.

22
октябрь, 2013 ел
сишәмбе
22 октябрьдә Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында министр урынбасары Данил Волков Россия Федерациясе Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре катнашында аерым кредит һәм иминиятләштерү оешмалары аәкилләре белән киңәшмә уздырды. Әлеге очрашуда 2013 елның 9 аенда финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләренең оператив күрсәткечләре, Татарстан Республикасының тупланма бюджетына түләүләре һәм 2013 ел буенча көтелүче фараз тикшерелде.
2013 елның 22 октябрендә Татарстан Республикасының Финанслар министры Радик Рәүфович Гайзатуллинда машина төзүче эре предприятиеләр ("Казан вертолет заводы" ААҖ, "КАМАЗ" ААҖ) һәм ТАИФ Компанияләр төркеме белән РФ ТР буенча ФСХИ һәм ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре катнашынды киңәшмәләр узды. Әлеге киңәшмәләрдә   2013 елның 9 аенда финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләрен күрсәткечләрен  тикшерделәр. 

21
октябрь, 2013 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Финанслар министры урынбасары Данил Волков республиканың эре салым түләүчеләр белән киңәшмәләр узды. Әлеге очрашуларда 2013 елның 9 аенда финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләренең оператив күрсәткечләре, 2013 ел буенча көтелүче фараз һәм 2014 елга фараз тикшерелде. Киңәшмәләрдә россия Федерациясенең Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә Министрлыгы белгечләре дә катнашты.

Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгы төбәкләрнең банкротка чыгуы өчен губернаторларның җаваплылылыгын закон нигезендә теркәргә тиеш, дип хәбәр итте Финанслар министры Антон Силуанов 2014-2016 елларга федераль бюджетны ЛДПР фракциясе утырышында тикшерү барышында.

"Губернатор төбәкне банкротка чыгарган икән, кадр мәсьәләсе хәл ителергә тиеш, дигән тәкъдим бар. Әҗәт сәясәтенең җаваплылыгы төп бурысларның берсе, РФ Президенты шундый губернаторга ышану мәсьәләсен куярга тиеш. Әлеге норманы без закон белән теркәп куяр өчен без бюджет законына тәкъдимнәр әзерлибез", - диде Антон әфәнде.


20
октябрь, 2013 ел
якшәмбе
Аның сүзләре буенча ниндидер өстәмә финанс ресурсларны муниципаль дәрәҗәгә төшерергә кирәктер, бәлки. Төбәкләргә федераль үзәктән өстәмә вәкаләтләрне тапшырырга вакыт җитте, дип белдерде РФ вице-премьеры Игорь Шувалов, Мәскәүдә Бөтендөнья икътисади форумы катнашучылары белән очрашуда ясаган чыгышы вакытында.

18
октябрь, 2013 ел
җомга

Россия Федерациясе Финанслар министрлыгы физик затлар өчен милеккә бердәм салым кертүне бер елга - 2015 елга хәтле кичектере тора, дип хәбәр итте журналистларга финанс министры урынбасары Сергей Шаталов.

"Минем уйлавымча, физик затлар өчен без өлгермибез, 2014 елны без инде югалттык", - диде Шаталов.

РФ Хөкүмәте якын арада Дәүләт Думасына Салым Кодексының финанс инструментларына салынучы салымга кагылышлы өлешенә үзгәрешләр пакенын кертәчәк, алар Мәскәүдә халыкара финанс үзәге барлыкка китерүгә юнәлдерелгән. Үзгәрешләр октябрь-наябрьдә кабул ителәчәк дип көтелә, дип хәбәр итте журналистларга РФ финанслар министры урынбасары Сергей Шаталов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International