Финанс министрлыгы 2013 елда федераль бюджет кытлыгын каплау өчен Резерв фонды акчаларын тотаргы булган хокукы белән кулланмыячак ахрысы, дип хәбәр итте журналистларга министрлык башлыгы Антон Силуанов.
"Минем фикеремчә, юктыр. Бүгенге көндә әлеге чараларны тотарга кирәклек булмау турында ышаныч көннән-көн арта бара", - диде Силуанов.
Бүгенге көндә гамәлдә булган бюджет законы нигезендә, финанс министрлыгы керемнәрне тиешле күләмдә җыеп бетермәгән очракта, Резерв фондыннан чыгымнарны финанслауга 200 миллиард сумга кадәр акчаны алырга мөмкин.
РФ Финанслар министрлыгы дәүләт хезмәте өчен пошлина күләмен үзгәртү буенча тәкъдимнәр әзерли, дип белдерде финанслар министры Антон Силуанов.
"Бүгенге көндә без пошлина күләмен үзгәртү буенча тәкъдимнәр әзерлибез. Шуны да ассызыклап узырга кирәктер, пошлина бездә 2009 елдан бирле индексацияләнмәде", - диде Силуанов әфәнде дәүләт хезмәтен күрсәтүче күп функциональ үзәкләр челтәрен үстерү буенча премьер-министр Дмиртий Медведевта узган селектр киңәшмәсендә.
Россиянең металлурглар компанияләренә бирелүче кредитлар буенча дәүләт гарантияләрен бирү буенча мәсьәлә эшләп бетерүне таләп итә, дип белдерде журналистларга финанслар министры Антон Силуанов.
"Башта аларның нәтиҗәлелеген карарга кирәк. Ләкин икенче яктан караганда, гарантияләр бирү, аларны алга-артка чәчү - башсызлык дибез без гел. Бу саксызлык , чөнки безгә гарантияләр үтәү буенча әледән-әле мөрәҗәгать итәләр. Бу әйбәт күренеш түгел, бу, төптән алганда бюджет чаралары безнең җилкәбезне кую өчен җәлеп ителгәнен аңлата. Гарантияләрне уйламыйча, җиңел бирү бюджет акчасы гарантрияләрне үтәүгә китүенә китерә", - диде Силуанов.
РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев вакыты бюджет йөкләнмәләрен арттыручы дәүләт контрактларын төзү тәртибен раслады. Бу турыда Хөкүмәтнең рәсми сайтында әйтелгән.
Әлеге карар 2013 елның 7 маеннна "Бюджет процессын камилләштерү уңаеннан Россия Федерациясенең Бюджет кодексы һәм аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" Законны тормышка ашыру кысаларында Финанс министрлыгы тарафыннан эшләп чыгарылган.