Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов "Казан"аэропортының реконструкцияләнгән 1 нче терминалы эше белән танышты. Аны Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев, Универсиада Дирекциясе башлыгы Владимир Леонов озатып йөрде.
Аэропортның иске терминалы Универсиада алдыннан республика башкаласының “һава капкалары”н модернизацияләү кысаларында реконструкцияләнгән иде. Төзелеш эшләре 2012 елның июнендә яңа 1А терминалы ачылганнан соң башланды. Бинаның эчке һәм тышкы бизәлешләре яңа терминалга туры китерелгән, заманча җайланмалар куелган. Иске һәм яңа бина үзара тоташтырылган, аннан "Аэроэкспресс"станциясенә дә кереп була. 1 нче терминал мәйданы хәзер 24 мең квадрат метр, бу хәтта яңа 1А терминалы мәйданыннан да зур.
Бүген Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы вәкилләре (министр урынбасары Алексей Шишкин, бюджет бүлеге җитәкчесе Гела Герасимова, бюджет сәясәте бүлеге җитәкчесе Наил Гарифуллин) Татарстан Республикасы Дәүләт Советеның бюджет, салым һәм финанслар, шулай ук социаль сәясәт буенча Комитетлары утырышында катнашты.
Комитетлар утырышында ТР Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү мәсьәләсе тикшерелде.
Бүген Әлмәттә “Татнефть” ААҖнең еллык җыелышы узды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Компаниянең 2012 нче елдагы эшчәнлеге турында хисап доклады белән аның генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов чыгыш ясады. “2012 нче ел эшчәнлекнең барлык юнәлешләре буенча сыйфатлы үсеш этабы булды”, - дип ышандырды генераль директор. 26 млн. 307 мең т нефть чыгарылган, соңгы 20 елда әлеге күрсәткечнең максималь дәрәҗәсенә ирешелгән.
Барлык нефтьнең якынча 45 проценты заманча ысуллар куллану хисабына алынган. Бүлендек һәм бәйле компанияләр хисап елында 302 мең т нефть чыгарган. “Миллер энд Ленц” халыкара бәйсез консалтинг фирмасы бәяләве буенча, 2013 нче ел башына “Татнефть” ААҖнең расланган эшкәртелә, эшкәртелми торган һәм борауланмаган запаслары 869,2 млн. т нефть булган. Хисап елында Самара өлкәсендә 2 яңа нефть чыгару урыны ачылган.
Бүген Самарада Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич округ Советында муниципалитетлар проблемаларын анализлау һәм мониторинглау буенча зур эшкә йомгак ясады. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов та катнашты. Шулай ук округ Советы утырышында җирле үзидарә мәсьәләләре белән шөгыльләнүче Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары, Россия Федерациясе сенаторлары, федераль министрлыклар вәкилләре, Идел буе федераль округы губернаторлары һәм шәһәрләре башлыклары, җирле үзидарә өлкәсендә бөтенроссия округ иҗтимагый берләшмәләре җитәкчеләре катнашты.