ЯҢАЛЫКЛАР


22
май, 2013 ел
чәршәмбе

Фәнни эшләнмәләр һәм инновацияләрне гамәлгә кертү Татарстан икътисадының традицион тармакларын – нефть чыгару, нефть эшкәртү, машина төзелешен үстерү өчен мөһим шарт булып тора. Мондый фикерне бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов бүген Томск шәһәрендә INNOVUS XV форумы пленар утырышында чыгыш ясаганда әйтте. Форумда Татарстан делегациясе составына шулай ук республиканың икътисад министры Мидхәт ШаҺиәхмәтов, Татарстан Республикасы Президентының икътисад мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин да бар иде.

INNOVUS Томск форумы — Россиядә соңгы елларда инновацион үсеш һәм Россия икътисадын модернизацияләү өлкәсендә хәл итүләрне эшләү мәсьәләләре турында фикер алышу өчен иң абруйлы мәйданчыкларның берсенә әверелгән беренче инновацион форум. Үткән ундүртенче форумда 47 Россия регионнан һәм дөньяның 19 иленнән 3000нән артык вәкил катнашкан иде.

Бүген ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин ТР Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанслар буенча комитеты вәкилләре алдында 2013 нче елның I кварталында Татарстан бюджетының үтәлеше турында хисап тотты.

Гомумдәүләт ихтыяҗларына бер елга планлаштырылган 15 млрд. 866 млн. 983 мең сумның 1 млрд. 11 млн. 382 сумы тотылган. Милли оборонага – расланган 90 млн. 200 сумнан 72 млн. 983 мең сумы. Милли куркынычсызлыкка һәм хокук саклау эшчәнлегенә - планлаштырылган 722 млн. 827 мең сумның 108 млн. 410 мең сумы. Милли икътисадка - 31 млрд. 793 млн. 500 меңнән 11 млрд. 598 млн. 730 мең сум; торак-коммуналь хуҗалыгына - 4 млрд. 697 млн. 461 меңнән 1 млрд. 240 млн. 817 мең сум; әйләнә-тирә мохитне саклауга - 351 млн. 129 меңнән 34 млн. 871 мең сум; мәгариф өлкәсенә - 24 млрд. 39 млн. 358 меңнән 8 млрд. 113 млн. 462 мең сум.

РФ Финанслар министрыгы 2014 ел бюджеты кытлыгы фаразын, керемнәрнең 650 млрд. сумга кимүе сәбәпле, үзгәртергә мөмкин. Бу турыда журналистларга бүген финанслар министры Антон Силуанов хәбәр итте.
Россия Федерациясе Финанслар министрлыгы газга файдалы казылмаларны алуга салым (НДПИ) ставкаларын санау өчен исәп формуласы турында закон проекты эшләп чыгарган.

21
май, 2013 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Moody’s Investors Service халыкара рейтинг агентлыгы вәкилләре белән очрашты.
ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин һәм башка рәсми затлар катнашты.
Очрашуда киләчәктә Татарстан Республикасы белән Moody’s Investors Service агентлыгының хезмәттәшлек перспективалары һәм Татарстанның инвестицион җәлеп итүчәнлеген күтәрү турында фикер алыштылар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Ренат Тимерҗановка ТР буенча баш федераль инспектор вазыйфасында федераль башкарма хакимиятнең территориаль органнары эшчәнлеген координацияләү һәм РФ Президенты указлары гамәлгә куелышын контрольдә тоту, шулай ук милләтара килешүне саклау һәм дини экстремизмга каршы көрәш кебек төп мәсьәләләрне хәл итәргә туры киләчәк. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич белдерде.

“Ренат Тимерҗанов – тәкъдим итүгә мохтаҗ кеше түгел. Ул республикада яхшы билгеле, күпләр аның белән берничә ел дәвамында эшләде. Алтай краенда да үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәтте”, - диде Михаил Бабич Ренат Тимерҗанов турында.

2012 елның 29 декабрендә РФ Президенты тарафыннан имзаланган “Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль закон Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” үз закон проектын эшләүгә сәбәп булды. Бүген яңа редакциядәге “Мәгариф турында” закон проектын хакында ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында фикер алыштылар.

20
май, 2013 ел
дүшәмбе
Россия Федерациясе өлкәләренең юл фондлары 4нче һәм 5нче класслы бензинга акцизларны арттыру хисабына тулыланачак. Федераль юл фонды ичә башка чыганаклар эзлиячәк, ләкин бу нефтькә файдалы казылмалардан табышка салым арттыру юлы булмыячак, дип хәбәр итте РФ финанслар министры урынбасары Сергей Шаталов дүшәмбе көнне.

18
май, 2013 ел
шимбә
18 майда Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре арасында җиңел атлетика буенча спартакиада узды. Злеге чарада Татарстан Республикасы финанслар министрлыгы белгечләре командасы катнашып сигезенче урынны яулады.
Бүген Татарстан Республикасы финанслар министрлыгы белгечләре, министр урынбасары Данил Волков башлыгында урман утыртты. Әлеге урман утырту акциясе Татарстанның барлык муниципаль берәмлеләрендә дә уздырылды. Бу чарада Финанс министрлыгыннан 10 белгеч катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International