ЯҢАЛЫКЛАР


17
май, 2013 ел
җомга
Татарстан Республикасы тупланма бюджетының үз керемнәрен арттыру буенча Ведомствоара комиссия эшчәнлеге кысаларында 17 майда Татарстан Республикасы финанслар министрылыгда министр урынбасары Данил Волков җитәкчелегендә киңәшмә узды. Киңәшмәдә аерымкредит, лизинг һәм иминиятләштерү оешмалаырының агымдагы елның 4 аенда эшчәнлеләре нәтиҗәләре тикшерелде һәм 2013 елның 2 кварталында көтелүче финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре каралды.
Бүген ТР Хөкүмәт йортында региональ инновация үзәкләрен булдыру һәм үстерүнең дөньядагы иң алдынгы тәҗрибәләре турында фикер алышу буенча махсус сессия булды. Бу чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Президент Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, республиканың министрлык, ведомство һәм муниципаль берәмлек вәкилләре катнашты.

Сессияне ачып, Илдар Халиков, бүген республикада зур инвестиция проектлары гамәлгә ашырыла, дип искәртте. Алар арасында “Иннополис” һәм “Смарт Сити Казан” аерым урын алып тора.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия икътисадын модернизацияләү һәм инновацион үстерү буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Совет президиумы утырышында катнашты. Утырыш РФАнең Фәнни үзәге базасында Мәскәү өлкәсенең Черноголовка шәһәрендә узды, аны Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев алып барды, ул экологик иминлек һәм табигатьтән нәтиҗәле файдалану өлкәсендә инновацион үсеш темасына багышланды.

Утырыш башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов Россия Фәннәр академиясенең фәнни приборлар төзү эксперименталь заводы - "ЭЗАН" ФДСУ продукциясе экспозициясен карап чыкты. Черноголовкада урнашкан әлеге предприятиедә РФА галимнәренең җитештерелә башлаган эшләнмәләре чыгарыла. Бөтен продукция реаль шартларда кулланыла инде.

Татарстанның федераль программаларда катнашуы нигездә Татарстан Республикасыннан Дәүләт Думасы депутатлары эшенә бәйле. Бу фикерне бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов Татарстан Республикасыннан Дәүләт Думасы депутатлары һәм Федерация Советы әгъзалары белән очрашуда әйтте. Очрашу Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин һәм кайбер республика министрлыкларының җитәкчеләре дә катнашты.

Очрашуны ачып, Рөстәм Миңнеханов Татарстанда федераль программаларның уңышлы гамәлгә ашырылуын билгеләп үтте, аның сүзләренчә, бу республика Хөкүмәтенең дә, шулай ук парламентарийларның да казанышы. "Әлеге программалар кысаларында финанслау күләмнәре аз түгел, әмма бу суммалар тагын да зур булсын өчен актив эшләргә кирәк", - дип саный Татарстан Республикасы Президенты.

АКШ һәм РФ белгечләре тиз арада FATCA буенча килешү параметрлары белән уртак фикергә киләчәк (АКШ американлы салым түләүчеләрнең чит ил счетларына салым контоле турында закон). Бу турыда журналистларга   РФ финанслар министры  Антон Силуанов хәбәр итте.
РФ Икътисадый үсеш министрлыгы җитәкчесе Андрей Белоусов экологик инновацион продукция җитештерүче компанияләр өчен табышка салым буенча ташламалар куллану турында тәкъдимне хуплады.
Россия Федерациясе Финанслар министрлыгы финанс операцияләргә салым салуда ташламалар турында тәкъдм әзерләде, дип хәбәр итте җомга көнне финанслар министры Антон Силуанов.
Алдагы өч елда уртача оптимистик торыш сценариен тормышка ашыру буенча дәүләтнең барлык бурычлары тулы күләмдә түләнәчәк, бу макчатларга чыгымнарны кисү булмыячак, диде финанслар министры Антон Силуанов.

16
май, 2013 ел
пәнҗешәмбе
 Бүген Казан шәһәре думасының XXII утырышында депутатлар 2012 елда Казан бюджеты үтәлеше буенча исәп-хисапны расладылар. Исегзгә төшерәбез, бюджет үтәлеше нәтиҗәләрен Казан шәһәре думасы мартта ук халык игътибарына тәкъдим итте.

Тагын бер айдан Алматаның Үзәк паркында татарларның милли бәйрәме Сабан туе узачак. Бәйрәм чараларында Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан делегациясе катнашачак. Бу хакта бүген Кремльдә Татарстан Президентының Алмата шәһәре хәкиме Әхмәтҗан Есимов белән очрашуы вакытында да сүз булды. 

Алмата делегациясенең Татарстанга эш сәфәренең төп максаты – Казанның Универсиадага әзерлек буенча тупланган тәҗрибәсе белән якыннан танышу. Билгеле булганча, Казахстанның әлеге эре шәһәре 2017 елда кышкы Универсиаданы кабул итәргә җыена. “Кышкы Универсиаданың масштаблары мондагы кадәр үк булмаячак, билгеле. Шулай да Казанда җәйге Универсиадага әзерләнү буенча тупланган тәҗрибәне өйрәнү безнең өчен бик мөһим. Халыкара студентлар спорты уеннарына әзерлек, аны уздыру, объектларны әзерләү, иминлек һ.б. мәсьәләләр буенча коллегаларыбыздан тулы мәгълүмат алып, үзебез өчен нәтиҗәләр ясадык”, - ди Әхмәтҗан Есимов. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International