Бүген ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин ТР Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанслар буенча комитеты вәкилләре алдында 2013 нче елның I кварталында Татарстан бюджетының үтәлеше турында хисап тотты.
Гомумдәүләт ихтыяҗларына бер елга планлаштырылган 15 млрд. 866 млн. 983 мең сумның 1 млрд. 11 млн. 382 сумы тотылган. Милли оборонага – расланган 90 млн. 200 сумнан 72 млн. 983 мең сумы. Милли куркынычсызлыкка һәм хокук саклау эшчәнлегенә - планлаштырылган 722 млн. 827 мең сумның 108 млн. 410 мең сумы. Милли икътисадка - 31 млрд. 793 млн. 500 меңнән 11 млрд. 598 млн. 730 мең сум; торак-коммуналь хуҗалыгына - 4 млрд. 697 млн. 461 меңнән 1 млрд. 240 млн. 817 мең сум; әйләнә-тирә мохитне саклауга - 351 млн. 129 меңнән 34 млн. 871 мең сум; мәгариф өлкәсенә - 24 млрд. 39 млн. 358 меңнән 8 млрд. 113 млн. 462 мең сум.
Ренат Тимерҗановка ТР буенча баш федераль инспектор вазыйфасында федераль башкарма хакимиятнең территориаль органнары эшчәнлеген координацияләү һәм РФ Президенты указлары гамәлгә куелышын контрольдә тоту, шулай ук милләтара килешүне саклау һәм дини экстремизмга каршы көрәш кебек төп мәсьәләләрне хәл итәргә туры киләчәк. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич белдерде.
“Ренат Тимерҗанов – тәкъдим итүгә мохтаҗ кеше түгел. Ул республикада яхшы билгеле, күпләр аның белән берничә ел дәвамында эшләде. Алтай краенда да үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәтте”, - диде Михаил Бабич Ренат Тимерҗанов турында.