ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2013 ел
җомга
РФ Финанслар министры Антон Силуанов йомгаклаучы коммюникта милли валюталарны конкурент девальвацияләү буенча инструментлар "олы егермелек" илләре позициясе чагылыш тапмады, дип белдерде. Әлеге фикерне ул РФ президенты Владимир Путин G20 финанс министрлары һәм үзәк банклар белән уздырган киңәшмәдә әйтте.

Россия Федерациясендә нефтькә экспорт пошлинасы 2013 елның 1 мартыннан 17,3 доллардан 420,6 долларга кадәр күтәрелергә мөмкин. Бу турыда мониторингның уртача бәясе һәм нефть өлкәсендә кулланылучы "60-66" салым салу режимы буенча экспорт пошлина хисапларыннан чыгып әйтеп була.

Бүгенге көндә нефтькә экспорт пошлинасы тонна өчен 403,3 доллар тәшкил итә.

"Прайм" агентлыгына Финанслар министры белгече Александр Сакович хәбәр иткәнчә, 2013 елның 15 гыйнварыннан 2013 елның 14 февраленә кадәрге вакыт эчендә бәя мониторингы баррель өчен 114,37674 доллар тәшкил итте.


14
февраль, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Икътисад министрлыгы һәм ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллегияләренең уртак йомгаклау утырышында булды.Коллегияләр эшендә шулай ук Россиянең икътисади үсеш министры урынбасары Олег Савельев ,РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Глеб Никитин,Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һ.б. катнашты.

ТР Президенты 2012ел йомгаклары буенча Татарстанның икътисади үсешенең төп күрсәткечләрен хәбәр итте.Тулай региональ продукт 5,5% ка арткан һәм 1,415трлн сум тәшкил иткән.”Бу бездә ышаныч тудыра”,-диде Р.Миңнеханов.
Сәнәгать җитештерүенең күләме 7% ка арткан,нефть продуктларын җитештерү 26% ка,машина төзелеше продукциясе – 27% ка,металлургия сәнәгатенеке - 26% ка,резина һәм пластмасс эшләнмәләр җитештерү – 11% ка .
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында агымдагы елның гыйнвар аенда республиканың җирле бюджет үтәлеше һәм 2013 елның февралендә көтелүче үтәлеше буенча муниципаль берәмлекләрнең финанс органнары җитәкчеләре белән киңәшмәләр узды.
Россия  G20 буенча хезмәттәшләренә рейтинг агентлыклары дәүләт һәм компанияләргә бирелүче бәяләрне бастырып чыгарганнан соң аларның сыйфатын тикшерү моделен уртага салып сөйләшергә тәкъдим итә. Бу турыда Мәскәүдә пәнҗешәмбе көнне "Финанс егермелеге кысларында халыкара финанс институтлары" конференциясендә РФ финанслар министры Антон Силуанов хәбәр итте.  

13
февраль, 2013 ел
чәршәмбе
Бүген ТР Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанслар буенча комитет утырышы булды, анда өч республика һәм дүрт федераль закон проекты каралды.


ТР Бюджет кодексына, “Инвестицион салым кредиты турында” ТР Законына, элегрәк салым салудан азат ителгән оешмалар милкенә салым салу белән бәйле үзгәрешләр кертү мәсьәләләре турында сөйләшү өчен, республиканың бер төркем министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре һәм вәкилләре чакырылган иде.

Финанслар министрлыгы РФ Үзәк Банкыннан түгел, ә Резерф Фонд һәм Милли байлык Фонды өчен базарда валюта сатып алса, бу министрлыкның акча-кредит сәясәтенә йогынтыны кимәчәк, дигән фикер белдерде, финанслар министры урынбасары Алексей Моисеев.
РФ Финанслар министрлыгы РФ суверен евробондларын урнаштыруны оештыручыларны сайлап алу буенча гамәлдәге процедураны саклап калу фикерендә нык тора. Бу турыда журналистларга РФ финанаслар министры урынбасары Сергей Сторчак хәбәр итте.

Россия Федерациясе Хөкүмәте бүгенге утырышта "Финанс һәм иминият базары, Халыкара финанс үзәге үсеше" дәүләт программасын хуплады. Бу турыда журналистларга РФ Финанслар министры Антон Силуанов Министрлар кабинеты утырышы нәтиҗәләре турында сөйләгәндә хәбәр итте. Утырышта чыгыш ясап, ул дәүлт программасы проекты, РФ инвестицион климатны яхшыртуны күздә тоткан 2018 елга хәтле Хөкүмәт эшчәнлегенә туры китереп әзерләнүе турында искәртте.

Казан шәһәре икенче чакырылыш Думасының мэр Илсур Метшин рәислегендәге чираттан тыш XX сессиясендә шәһәрнең бюджет мәсьәләсе каралды.

Төгәлрәге, финанс идарәсе җитәкчесе Айрат Гарипов аңлатканча, ТР Хөкүмәте быел Казан каласы бюджетына, XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада уздырган вакытта гомумшәһәр чаралары (биредә чыгышлар күздә тотыла, димәк, мәдәният өлкәсенә кагыла) чыгымнарын томалау өчен, 33 млн. 750 мең сум күләмендә субсидия бирә. Бу исә 2013 елга һәм планлы 2014 һәм 2015 елларга кабул ителгән бюджетының быелга кагылышлы өлешенә үзгәрешләр кертүне таләп итә. Шул рәвешле, быелга гомуми керемнәр 33 млн. 750 мең сумга артып, 15 млрд. 646 млн. 119,1 мең сум тәшкил итә, чыгымнар да керемнәр кебек суммада була, нәтиҗәдә, бюджет дефицитсызлыгын саклый.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International