ЯҢАЛЫКЛАР


9
декабрь, 2011 ел
җомга
Бүген - 2003 елның 21 ноябрендә БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан игълан ителгән һәм 2004 елдан алып ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне. Генераль Ассамблея резолюциясендә күрсәтелгәнчә, бу Халыкара көнне гамәлгә кертүнең максаты - ришвәтчелек проблемасын аңлауны һәм ришвәтчелекне кисәтү һәм аның белән көрәшүдә Конвенциянең тоткан урынын тирәнәйтү иде.

8
декабрь, 2011 ел
пәнҗешәмбе

10 декабрь, шимбә көнне РФ финанс министры урынбасары Алексей Лавров КФУда "Россиядә бюджет реформаларының проблемалары һәм алдагы хәле турында" гавәми лекция укыячак. Әлеге лекция фәнни һәм укыту эшчәнлеген тормышка ашырыр өчен университетка әйдәп баручы укымышлы кешеләрне җәлеп итәр өчен КФУның үсеш программасы кысаларында оештырыла.

Керү ирекле, лекция тыңларга укытучы, аспирант,  магистр, финанс-икъдисад белгечлеге буенча өлкән курсларда укучы студентлар һәм барлык теләүчеләр чакырыла.


7
декабрь, 2011 ел
чәршәмбе
“Казан ярминкәсе” энергия һәм ресурсларны саклау буенча яңа җиһазлар, алдынгы технологияләр тәкъдим итү, энергия саклау белән бәйле көнүзәк проблемаларны уртага салып сөйләшү мәйданына әйләнде. Бүген биредә “Энергетика. Ресурсларны саклау” дигән XIII халыкара махсуслаштырылган күргәзмә һәм “Энергия, ресурсларның нәтиҗәлелеге һәм энергия саклау” дигән XII халыкара симпозиум эшли башлады. Әлеге чараларны ТР Хөкүмәте булышлыгында ТР Энергетика министрлыгы, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Энергия саклау технологияләре үзәге, Казан шәһәре мэриясе оештырган.

6
декабрь, 2011 ел
сишәмбе

Бюджет турында ачыкланган законга карата 2011 ел нәтиҗәләре буенча керемнәрнең  гомуми артуы 121 млрд. сум тәшкил итәчәк, - диде РФ финанс министры вазыйфаларын башкаручы Антон Силуанов.

"Әгәр дә ноябрьдә төзәтмәләр керткән бюджетны алсак, керемнәрнең  гомуми артуы 121 млрд. сум тәшкил итә", - диде А.Силуанов.

Бюджет нефть өчен $108 за баррель бәясеннән чыгып исәпләнгәнен искә төшерде ул, тик бәя бераз югарырак булганга нефтегаз керемнәре арткан.

А.Силуанов әйтүенчә, 121 млрд сумның бер өлеше - өстәмә нефтегаз керемнәре - резерф фондын формалаштыруга, ә нефтегаз керем булмаганы - киләсе ел взаимствованияләрен киметүгә тотылачак.

"Боларның барысы да агымдагы ел бюджетыны профицитын арттыруга китерәчәк. Безнең фикер буенча, бу ВВПның 0,5%, ә бәлки аннан да артыграк тәшкил итәчәк", - диде министр вазыйфаларын башкаручы.


2
декабрь, 2011 ел
җомга

Республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов бүген инвалидлар эшләре буенча Президент советының беренче утырышын уздырды. Беренче утырышта фикер алышуның темасы "Уңайлы әйләнә-тирә моһит" республика программасының тормышка ашырылуы булды. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы

 

Совет Татарстан Республикасы инвалидалы һәм инвалидлык мәсьәләләрен чишү буенча Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте белән җирле үзидарәләр һәм башка орган һәм оешмалар белән эшләү һәм һзара йогынтыны килештерелгәнчә тормышка ашыру өчен киңәшләшү органы булып тора.  

16
ноябрь, 2011 ел
чәршәмбе
Бүген ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты “2012 елга, 2013 һәм 2014 еллар планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” закон проектын икенче укылышка әзерләде. Утырышта ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан парламенты башлыгы урынбасары Александр Гусев, комитет рәисе Морат Гаделшин, республика министрлык-ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
Комитет рәисе М.Гаделшин хәбәр иткәнчә, бюджет проектына 257 төзәтмә кергән. Шуның 217 се – ТР Хөкүмәтеннән (130 ы – төп тәкъдимнәр, 87 се – алар белән бәйле), калганнары - Дәүләт Советы депутатларыннан. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: бу юлы КПРФ фракциясе бюджет проектына илледән артык тәкъдим кертергә чакыра.

9
ноябрь, 2011 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин «БИЗНЕС Online» укучыларыннан килгән сорауларга җавап бирде. Исегезгә төшерәбез, «БИЗНЕС Online» газетасы "эшлекле җәмагатьчелек белән интернет- киңәшмәләр" проектын дәвам итә.  

26
октябрь, 2011 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан парламенты сесиясендә “Татарстан Республикасының 2012 елга һәм 2013 һәм 2014 елларның планлы чорына бюджеты турында” закон проекты беренче укылышта карала.

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Компания бюджетының 9 айдагы үтәлеш йомгаклары һәм ноябрь аена бюджет раслау көн тәртибенә чыгарылган төп мәсьәләләр булды.


24
октябрь, 2011 ел
дүшәмбе
2011 елның 9 аенда Татарстан Республикасы консолидацияләнгән бюджетының салым һәм салым булмаган керемнәре 98,2 миллиард сум тәшкил иткән.
Федераль акчаларны да исәпкә алып, 9 айда Татарстан Республикасы консолидацияләнгән бюджеты керемнәренең гомуми күләме 138,7 миллиард сум тәшкил иткән. Бүген республика консолидацияләнгән бюджетының 2011 елның 9 аендагы үтәлеше нәтиҗәләре һәм 2011 елның ахырына кадәр финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары турындагы ТР финанс, казначылык һәм салым органнары республика киңәшмәсендә әнә шундый мәгълүматлар китерелде. ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Киңәшмәне ачып, республика башлыгы ТР консолидацияләнгән бюджеты үтәлешенә квартал саен нәтиҗә ясалуын искәртте. “Тулаем алганда, 9 айдагы нәтиҗәләр буенча без бюджет үтәлеше буенча эшне канәгатьләнерлек дип саныйбыз. Безнең төп чыгым йөкләмәләре үз вакытында һәм тоткарлыкларсыз үтәлде”, - дип белдерде Р.Миңнеханов.
Республика башлыгы кризис чорында республика тарафыннан бюджеттагы касса аермасын бетерү һәм Универсиадага әзерлек эшләре өчен кредит ресурслары җәлеп ителүен билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International