ЯҢАЛЫКЛАР


23
май, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 16 декабреннән 997 санлы карары белән расланган “Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү” Татарстан Республикасы дәүләт программасы “2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” 2023 елның 28 ноябреннән 116-ТРЗ санлы Татарстан Республикасы Законында шактый күләмле урын алып тора.


22
май, 2024 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы айлык аванс түләүләрен түләүче салым түләүчеләргә 2024 елның 25 маеннан да соңга калмыйча апрель өчен хисапларын тапшыру кирәклеген искәртә. Квартал (ай саен түләү очрагында) һәм айлык аванс түләүләрен түләү вакыты – 2024 елның 28 маеннан да соңга калмый.


21
май, 2024 ел
сишәмбе

Россия финансчылар берлеге, Дәүләт финансларын үстерү берлеге һәм «Бюджет» нәшрият йорты 2007 елдан башлап ел саен «Җәмәгать финанслары белән идарә итү өлкәсендә Россиянең иң яхшы муниципаль берәмлеге» Бөтенроссия бәйгесен үткәрә.

Татарстан Республикасында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру дәвам итә. 2024 елның 1 маена 13 илкүләм проект буенча үтәлеш 7,3 млрд сум яки еллык билгеләнешләнең 28,2 процентын тәшкил итте, нигездә түбәндәге илкүләм проектлар буенча:


20
май, 2024 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2024 елның 13 маеннан 1037-р санлы боерыгы нигезендә Татарстан Республикасы бюджетыннан Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгына 10 355,6 мең сум күләмендә чаралар бүлеп бирелде.

Күрсәтелгән акчаларны «Зәңгәр күлләр» табигать һәйкәлен тоту белән бәйле чыгымнарны финанслар белән тәэмин итүгә юнәлтү планлаштырыла

ТР финанс министры урынбасары Алла Анфимова муниципалитетлар һәм министрлыклар белән Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына салымнар буенча бурычларны киметү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.

Татарстан Республикасында агымдагы елның 20 маеннан 3 июненә кадәр республика җирлекләре башлыклары өчен зональ семинар-киңәшмәләр узачак.


17
май, 2024 ел
җомга

Россиядә быел гамәлгә куела башлаган озак вакытлы Саклык программасы акчаларны янда калдыру һәм аларны инфляциядән саклаудан тыш, үз капиталны арттырырга да мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта журналистларга KazanForum барышында Россия финанс министры урынбасары Иван чебесков сөйләде.

Агымдагы елның августында Новосибирскта «Технопром-2024» XI Халыкара технологик үсеш форумы узачак.


16
май, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 1 маена Татарстан Республикасы дәүләт әҗәте күләме 110 383,7 млн.сум тәшкил итте (шул исәптән федераль бюджет кредитлары буенча йөкләмәләр – 100 938,5 млн. сум һәм Татарстан Республикасы дәүләт гарантияләре буенча йөкләмәләр – 9 445,2 млн. сум).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International