Россия Президенты Владимир Путин февраль ахырында Федераль Җыенга Юлламасында төбәкләрнең бюджет кредитлары буенча бурычының өчтән ике өлеше кичереләсен әйтте. Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин белән шул хакта, гомумән, республиканың дәүләт бурычы, кредит рейтинглары хакында сөйләштек.
Агымдагы елның гыйнвар-февраль айларында Татарстан Республикасы бюджеты чыгымнары 50,4 млрд сум тәшкил итте, шуларның 49,5 млрд сумы Татарстан Республикасы дәүләт программаларын гамәлгә ашыруга юнәлтелде.
2024 елда «Мәгариф» илкүләм проектының «Россия Федерациясе гражданнарын патриотик тәрбияләү» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында дәүләт һәм муниципаль гомуми белем бирү оешмаларын Россия Федерациясенең дәүләт символлары белән тәэмин итү чаралары дәвам итә.
Россия Федерациясе Бюджет кодексы нигезендә Россия Федерациясе субъекты бюджетының, җирле бюджетларның үтәлеше турындагы еллык хисап тиешле Россия Федерациясе субъекты законы, муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органының муниципаль хокукый акты белән расланырга тиеш.
2024 елның гыйнвар-февраль йомгаклары буенча Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына акцизлар 6,6 млрд. сум (планлы билгеләнешләрнең 15,5 проценты) керде, шул исәптән:
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләргә еллык салым декларациясен тапшыру кирәклеген искә төшерә.
Татарстан Республикасында “Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар” илкүләм проектының «Төбәк һәм җирле юл челтәре» федераль проекты кысаларында өлешчә федераль бюджеттан финанслана торган автомобиль юлларын һәм ясалма юл корылмаларын норматив хәлгә китерү чараларын гамәлгә ашыру дәвам итә.
Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы һәм Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкилләре катнашында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2014 елның 30 октяреннән 1119 санлы “Индустриаль парклар, махсус икътисади зоналарның сәнәгать технопарклары һәм югары технологияләр өлкәсендәге технопарклары инфраструктурасы объектларын төзү, модернизацияләү һәм (яки) реконструкцияләү чыгымнарын каплауга субсидияләр рәвешендә дәүләт ярдәме алу хокукына ия булган Россия Федерациясе субъектарын сайлап алу турында” карарын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрелде.
Агымдагы елның 1 мартына Татарстан Республикасы бюджетына федераль бюджеттан 12,8 млрд сумлык максатчан бюджетара трансфертлар (планлы билгеләнешләрнең 18,7%) керде, шул исәптән: субсидияләр – 10,7 млрд сум, субвенцияләр – 1,7 млрд сум, башка бюджетара трансфертлар – 340,0 млн сум, федераль фондлардан кергән акчалар – 11,8 млн.сум.
8-10 март көннәрендә "Алабуга" махсус икътисадый зонасында "Россия лидерлары" бөтенроссия идарәчеләр конкурсы финалистлары өчен стратегик сессия һәм күзәтү экскурсиясе узды, чарада 4 сезон финалисты, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык Департаменты бүлеге башлыгы урынбасары Марат Ильясов катнашты.