РФ Дәүләт Думасы "Россия Федерациясе Салым кодексының икенче өлешенә үзгәрешләр кертү турында" закон кабул итте. Үзгәрешләр 2024 елның 1 маеннан этил спиртының күләм өлеше 9 процентка кадәр булган алкоголь продукциясенә, шәраб һәм шәраб эчемлекләренә 3 тапкырга, шулай ук этил спиртының күләм өлеше 9 проценттан артык һәм 18 процентка кадәр булган алкоголь продукциясенә – 22 процентка акциз ставкаларын арттыруны күздә тота.
Агымдагы елның 10 ае йомгаклары буенча Татарстан Республикасы бюджеты кеременә федераль бюджеттан һәм федераль фондлардан барлыгы 61,4 млрд сум (планлы билгеләнешләрнең 90,9 проценты) бюджетара трансфертлар керде, шул исәптән:
Агымдагы елда Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан Россия Федерациясенең 4 субъекты бюджетына электрон сәнәгать өлкәсендә сәнәгать технопарклары инфраструктурасы объектларын булдыру, үстерү һәм (яки) модернизацияләү проектларына дәүләт ярдәме күрсәтү өчен федераль бюджеттан субсидияләр бирү турында карар кабул ителде.
Дәүләт Думасы 2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына федераль бюджет турында законны өченче, соңгы укылышта кабул итте.
2023 елның 15-17 ноябрендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән видеоконференция режимында киңәшмәләр узды. Аларда 2023 елда җирле бюджетларның агымдагы һәм көтелгән үтәлешенә кагылышлы мәсьәләләр каралды.
2023 елның 1-21 ноябре көннәрендә финанс грамоталылыгы буенча алтынчы еллык Бөтенроссия онлайн-зачеты уза, аны Россия Банкы Стратегик инициативалар агентлыгы белән берлектә оештыра.
«Мәгариф» илкүләм проектының «Россия Федерациясе гражданнарына патриотик тәрбия бирү» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2023 елның 1 сентябреннән Татарстан Республикасының 734 гомуми белем бирү оешмасында директорның балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек һәм тәрбия буенча киңәшчеләре үз эшчәнлекләрен башладылар.
Бүген Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында 2024 елга һәм 2025-2026 еллар чорына республика бюджеты турында закон проекты каралды.
2023 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр күзәтү чорында Urals нефтенә уртача бәя баррель өчен $79,23, яки тоннага $578,4 тәшкил иткән. North Sea Dated нефть бәясе шул ук чорда – $88,62 булган.
13 ноябрьдә Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустинның вице-премьерлар белән киңәшмәсендә «Иң яхшы муниципаль практика» Бөтенроссия конкурсына 2023 елда нәтиҗә ясалды.