ЯҢАЛЫКЛАР


7
август, 2023 ел
дүшәмбе

Россия Финанс министрлыгы үзара бәйле затлар арасында килешүләр төзегәндә салым тикшерүләрен үткәрүгә таләпләрне үзгәртергә планлаштыра.


4
август, 2023 ел
җомга

5 августта Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән «Минем бизнес» үзәге “Яндекс.Директ”ны өйрәнү буенча белем бирү онлайн-программасын башлап җибәрә, анда эшмәкәрләр Яндекста реклама кампаниясен башлау буенча барлык адымнарны өйрәнә алачак


3
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Россия Финанс министрлыгы 2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына бюджет классификациясе кодларын һәм кодлар исемлеген эшләгән (Россия Финанс министрлыгының 2023 елның 1 июнендәге 80н санлы боерыгы). Документ Россия Юстиция министрлыгында теркәлгән һәм 2023 елның 31 июлендә басылып чыккан.


2
август, 2023 ел
чәршәмбе

РФ Бюджет кодексының 36 маддәсе нигезегендә, ачыклык принцибы массалкүләм мәгълүмат чараларында расланган бюджетларны һәм аларның үтәлеше турындагы хисапларны мәҗбүри бастырып чыгаруны, җәмгыять һәм массалкүләм мәгълүмат чаралары өчен дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнарына кертелгән бюджет проектларының, бюджет проектлары буенча карарлар карау һәм кабул итү процедураларының мәҗбүри ачыклыгын, «Интернет»челтәрендә мәгълүматны куелуны тәэмин итүне аңлата.


1
август, 2023 ел
сишәмбе

2023 ел башыннан Татарстанда үзмәшгульләр саны 30,5 мең кешегә арткан. Үсеш республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә дә күзәтелә. Моңа «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында күрсәтелә торган ярдәм чаралары булышлык итә.

Urals маркалы нефтьнең уртача бәясе 2023 елның гыйнвар-июлендә барреле өчен $53,94 тәшкил иткән, 2022 елның гыйнвар-июлендә ул барреле өчен $83,27 булган.


31
июль, 2023 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин «Бюджет» журналының махсус санында Россия Федерациясе Бюджет кодексы үсешенең төрле этаплары, аның әһәмияте һәм хәзерге хәле турында хәтирәләре белән уртаклашты.


26
июль, 2023 ел
чәршәмбе

Киләсе финанс елга һәм план чорына Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетын формалаштыру буенча эш Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән берлектә төзелгән график нигезендә алып барыла. Бу хакта Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатулин финанс, казначылык һәм салым органнары киңәшмәсендә хәбәр итте.


25
июль, 2023 ел
сишәмбе

RAEX (Эксперт Ра) рейтинг агентлыгы Татарстан Республикасының кредит бирү сәләтлелеге рейтингын ruAAA дәрәҗәсендә раслады, рейтинг буенча фараз тотрыклы.

ТР Икътисад министрлыгы ярдәме белән ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының «Минем бизнес» үзәге Татарстан эшкуарлары продукциясен маркетплейсларда алга җибәрү буенча «Минем бизнес» үзәгенең «Pro_markетплейс» укыту форум-марафоннарының яңа сериясен башлап җибәрә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International