2023 елның 1 яртыеллыгында Татарстанда республиканың берләштерелгән бюджетына керемнәр күләме 252 млрд. сум тәшкил итә. Бүген Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнары киңәшмәсендә Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов шундый мәгълүматлар китерде. Төп тема - Татарстанның берләштерелгән бюджетының 1 яртыеллык үтәлеше йомгаклары һәм 2023 елга бурычлар. Киңәшмә ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә 2023 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының үтәлеше һәм Татарстан Республикасы финанс системасы органнарының 2023 ел ахырына кадәр бурычлары турында сөйләде.
ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, 22 июльгә республикада 2 млн.479 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган. Бу - еллык планның 80 %ы. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Татарстан Республикасының экспортка юнәлдерелгән эшкуарлары өчен “Россия экспорт үзәге” АҖ Экспорт мәктәбе коммерцияле булмаган автоном оешмасы программасы кысаларында семинарлар сериясе дәвам итә.
2023 елның 24 июле көнне 09:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының киңәшмәләр залында Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының «2023 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм Татарстан Республикасы финанс системасы органнарының 2023 ел ахырына кадәр бурычлары турында» мәсьәләсе буенча республика киңәшмәсе узачак.
Сенаторлар чәршәмбе көнне узган утырышта РФ федераль бюджетының 2022 елга үтәлеше турындагы законны хупладылар.
2023 елның 15 июненнән 14 июленә кадәр күзәтү чорында Urals нефтенә уртача бәя баррель өчен $58,03, яки тоннага $423,6 тәшкил иткән. North Sea Dated нефть бәясе шул ук чорда – $76,05.
Республикада күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча төзелеш-монтаж эшләренең гомуми үтәлеше 77% тәшкил итә, сезонлы эш төрләренең үтәлеше 80% тәшкил итә. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.
“Минем бизнес” үзәге бер календарь елга электрон документ әйләнеше сервисына бушлай керү өчен гаризалар кабул итүне башлап җибәрде.