ЯҢАЛЫКЛАР


30
октябрь, 2024 ел
чәршәмбе

2025 елда электрон сәнәгать өлкәсендә сәнәгать технопарклары инфраструктурасы объектларын төзү, үстерү һәм (яисә) модернизацияләү проектларына дәүләт ярдәме чараларын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк.


29
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2024 елның 9 аенда республиканың берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгаклары һәм ел ахырына кадәр финанс системасы органнарының бурычлары буенча финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсен уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.


28
октябрь, 2024 ел
дүшәмбе

2024 елның 29 октябрендә 14:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының киңәшмәләр залында «2024 елның 9 аенда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм Татарстан Республикасы финанс системасы органнарының 2024 елга бурычлары турында» мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсе узачак.

2024 елның 28 октябрендә Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов рәислегендә «2024 елның 9 аенда Татарстан Республикасы кече нефть компанияләре эшчәнлеге йомгаклары һәм аларның 2024 ел ахырына кадәр бурычлар турында» мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

 «2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» 2023 елның 28 ноябрендәге 116-ТРЗ санлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә республика муниципаль берәмлекләре бюджетларына бюджетара трансфертлар карала.


25
октябрь, 2024 ел
җомга

2020-2021, 2022-2023 һәм 2023-2024 елгы сезоннарда Казанда карда волейбол буенча Россия кубогы һәм чемпионаты этаплары узды.  Хәзерге вакытта Бөтенроссия Волейбол федерациясе 2024 елның декабрендә Казанда 2024-2025 елгы кар өстендә волейбол буенча Россия чемпионаты этабын уздыру турында тәкъдим кертте.


24
октябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

2024 елда Самара өлкәсе территориясендә “іВолга” Бөтенроссия яшьләр форумы уздырылды. Форум Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин йөкләмәсе нигезендә гамәлгә ашырыла.


23
октябрь, 2024 ел
чәршәмбе

28 октябрьдә оешмалар табышына салым, оешмалар мөлкәтенә салым, салым салуның гадиләштерелгән системасы, транспорт һәм җир салымнары буенча салым түләүчеләр – юридик затлар өчен 2024 елның 3 кварталы өчен аванс түләүләрен түләү вакыты килеп җитә.

Финанс министрлыгында муниципалитетлар белән Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына салымнар һәм аренда түләүләре буенча бурычларны киметү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

 


22
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе тугыз халыкара һәм Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция һәм форум уздыруны планлаштыра.

Әлеге чараларны уздыруга бәйле чыгымнарны финанс белән тәэмин итүгә Татарстан Республикасы бюджетыннан 10 851,4 мең сум бүлеп бирелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International