2018 елның 14-15 августы көннәрендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында министрлыклар, идарә тармаклары белән 2019-2021 елларга бюджет проекты чыгымнарының фаразлы күрсәткечләре буенча киңәшмәләр уздырыла.
РФ Финанс министрлыгы яңа глобаль икътисадый кризис өчен бернинди алшартлар күрми. Бу хакта "Россия 1" телеканалындагы "Воскресный вечер с Владимиром Соловьевым" программасына интервьюсында беренче вице-премьер, РФ финанс министры Антон Силуанов җиткерде.
РФ Финанс министрлыгы законда каралган дефицит урынына тулаем эчке продуктның 1,5-2% дәрәҗәсендә дәүләтнең бюджеты профицитын исәпли. Үз чиратында 2018 елда тулаем эчке продукт үсеше 1,8-2% кадәр тәшкил итәргә мөмкин, шул ук вакытта аннан соңгы елларда икътисад үсеше темплары арта барачак. Бу хакта "Россия 1" телеканалындагы "Воскресный вечер с Владимиром Соловьевым" программасына интервьюсында беренче вице-премьер, РФ финанс министры Антон Силуанов җиткерде.
Татарстан Республикасында күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонталу барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фзйзуллин хәбәр итте.
2018 елның 10 августында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында видеоконференция режимында муниципалитетлар белән чираттагы киңәшмә узды.
2018 елның 10 августында Татарстан Республикасы финанс министры Р.Р.Гайзатуллин «ТАИФ» компанияләр төркеме, машина төзелеше тармагы, алкоголь продукциясен һәм сыра җитештерүчеләр белән киңәшмәләр үткәрде.
2018 елның 9 августында Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Д.В.Волков энергетика, торбаүткәргеч транспорт, нефть химиясе комплексы предприятиеләре һәм республиканың башка иң эре предприятиеләре белән киңәшмәләр үткәрде.
Хөкүмәт һәм Үзәк Банк финанс базарлардагы хәлгә мониторингны тормышка ашыра һәм финанс тотрыклылыкны тәэмин итү өчен бөтен коралларга ия. Бу хакта беренче вице-премьер, РФ финанс министры Антон Силуанов җиткерде.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында бүген “Чаллы”, “Түбән Кама”, “Чистай” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территорияләрендә эшчәнлек алып бару турында килешүгә гаризалар карау буенча комиссияләр утырышы узды.
РФнең яңа бюджет циклы Президентның май указлары нигезләмәләрен гамәлгә куюга юнәлтелгән булырга тиеш, ләкин макроикътисад тотрыклылыгын сакларга һәм гражданнар алдындагы социаль йөкләмәләрне дә үтәргә кирәк. Бу хакта РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев җиткерде.