ЯҢАЛЫКЛАР


23
июнь, 2025 ел
дүшәмбе

Агымдагы елның гыйнвар – май айларында чыгымнар буенча Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше 147,9 млрд сум тәшкил итте, шулардан Татарстан Республикасы дәүләт программаларын гамәлгә ашыруга – 145,1 млрд сум юлланды.

Республикада 4 индустриаль парк һәм югары технологияләр өлкәсендә бер технопарк булдыру буенча инвестиция проектлары гамәлгә ашырыла:


21
июнь, 2025 ел
шимбә

Татарстан Республикасы 2025 елда көллиятне тәмамлаучылар арасында демонстрацион имтихан уздыруга республика бюджетыннан 58 611,8 мең сум юллады. Бу хакта Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.


20
июнь, 2025 ел
җомга

2025 елның 1 июненә Татарстан Республикасында салымнар буенча бурыч 13,4 млрд. сум тәшкил итте. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда бурычның гомуми суммасы 1,8 млрд.сумга яки 15% ка арткан. Иң зур артым оешмаларның җир салымы буенча булган – 704,5 млн.сумга (яки 2 тапкырга). Бу хакта Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Алла Анфимова Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына салымнар буенча бурычларны киметүгә багышланган киңәшмәдә хәбәр итте.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында волейболның «пляж волейболы»  олимпия дисциплинасын үстерү буенча ел да үткәрелә торган чаралар гамәлгә ашырыла.

Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча эшлекле берләшмәләр белән берлектә ел саен Стратегик инициативалар агентлыгы (АСИ) тарафыннан формалаштырыла торган Россия субъектларында инвестицион климат торышының илкүләм рейтингында Татарстан икенче урынны алды.

Барлык 42 муниципаль берәмлектә дә күп фатирлы йортларга капиталь ремонт эшләре башланган. Гомуми үтәлеш - 38%, сезонлы эш төрләре - 36%. Соңгы ике атнада файдалануга тапшырылган биш муниципалитеттагы 18 объектны да кертеп, 69 күп фатирлы йорт әзер. 563 йортта ремонт эшләре дәвам итә. Бу хакта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.


19
июнь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

2025 елның гыйнвар-май айлары йомгаклары буенча Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына акцизлар 18,1 млрд. сум (планлы билгеләнешләрнең 36,8%ы) тәшкил итте, шул исәптән:


18
июнь, 2025 ел
чәршәмбе

Аналитик Кредит Рейтинг Агентлыгы Татарстан Республикасының кредит рейтингын AAA(RU) дәрәҗәсендә раслады, фараз буенча рейтинг «тотрыклы».


17
июнь, 2025 ел
сишәмбе

"Спутник" палаткалы лагерьлары – җәйге сәламәтләндерү лагерьлары булып санала. Алар еш кына стационар лагерьлар базасында, шул исәптән Татарстанда да, оештырыла. Алар балаларга һәм яшүсмерләргә туризм, спорт һәм хәрби-спорт әзерлеге элементлары булган табигатьтә актив ял тәкъдим итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International