Россия Хөкүмәте киләсе өч елга федераль бюджет проектын хуплады.
“Минем бизнес” үзәге даими рәвештә социаль контракт алучылар өчен онлайн-укыту үткәрә.
2023 елның 15 августыннан 14 сентябрьгә кадәр күзәтү чорында Urals нефтенә уртача бәя баррель өчен $77,03, яки тоннага $562,3 тәшкил иткән. North Sea Dated нефть бәясе шул ук чорда – $88,61.
Биш министрлыктан кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм чараларын МСП.РФ цифрлы платформасында алу мөкин булачак. Бу хакта кече һәм урта эшкуарлык корпорациясенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Республикада төзелеш программаларын гамәлгә ашыру тулы көченә бара, әзер объектларны подрядчылар атна саен тапшыра. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Бүген Дәүләт Советы утырышында салым ташламаларының гамәлдә булуын озайтучы закон проектлары беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.
Татарстан Республикасы Рәисенең 2024 елга Татарстан Республикасы Дәүләт Советына юлламасы.
Россия Финанс министрлыгы 2024 елга, 2025 һәм 2026 елларның план чорына РФ субъектлары бюджетлары һәм җирле бюджетлар проектларын ничек дөрес формалаштырырга кирәклеген аңлатты.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстаннан сайланган РФ сенаторлары һәм РФ Дәүләт Думасы депутатлары белән киңәшмә үткәрде. Татарстан Республикасы Рәисенең Дәүләт Советына еллык Юлламасы алдыннан Дәүләт Советында узган киңәшмәдә 2024 елга, 2025 һәм 2026 елларның план чорына республиканың социаль-икътисадый үсешен һәм берләштерелгән бюджетын фаразлауның төп параметрлары, шулай ук республика икътисадына федераль акчаларны җәлеп итү мәсьәләләре тикшерелде.
Агымдагы айда Татарстан Республикасы аерым юнәлешләр буенча чыгым йөкләмәләрен алдан финанслауны тәэмин итү кысаларында 3,1 млрд. сум күләмендә федераль бюджет кредитлары җәлеп итте.
Агымдагы елның 12 сентябренә барлыгы 10,9 млрд.сумлык шундый кредитлар җәлеп ителгән.