Агымдагы елның 1 октябренә Татарстан Республикасы дәүләт бурычы күләме 115,5 млрд.сум тәшкил итте, шул исәптән федераль бюджет кредитлары буенча йөкләмәләр – 109,4 млрд. сум һәм Татарстан Республикасы дәүләт гарантияләре буенча йөкләмәләр – 6,1 млрд. сум.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге үзмәшгуль гражданнар өчен «Маркетплейсларда эшләү буенча укыту модульләренә язылу» дигән бушлай хезмәт күрсәтүгә гаризалар кабул итүне башлап җибәрде.
Urals маркалы нефтьнең уртача бәясе 2023 елның гыйнвар-сентябрь айларында барреле өчен 59,54 доллар, 2022 елның гыйнвар-сентябрь айларында барреле өчен 80,58 доллар тәшкил иткән булган.
2023 елның 2 октябрендә Өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы министрлыкта күп еллар эшләп, лаеклы ялга чыккан ветераннары очрашу оештырды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Финанс министрлыгы, хәлне исәпкә алып, бизнес өчен салым шартларының алдан әйтеп була торганлыгын тәэмин итә, РФ Федераль бюджеты чыгымнарының үсүенә карамастан, база шартлары үзгәрмәгән. Бу хакта Финанс министры урынбасары Алексей Сазанов Мәскәү финанс форумында хәбәр итте.
Эшмәкәрлеккә ярдәм фондының Экспортка ярдәм итү үзәге төрле чит илләрдән Россия вәкилләре белән даими рәвештә вебинарлар дәвам итүен хәбәр итә.
2024-2026 елларга федераль бюджет проектын парламентның түбәнге палатасына 29 сентябрьдә кертү планлаштырыла. Бу хакта Федерация Советының Бюджет һәм финанс базарлары комитеты рәисе Анатолий Артамонов хәбәр итте.
30 сентябрьдә 10:00-18: 00 сәгатьләрдә Казанда, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында, Пушкин урамы, 18 йорт, 2 кат адресы буенча эшкуарлар өчен семинар узачак.
Социаль-мәдәни өлкә объектларын һәм күп фатирлы йортларны ремонтлау программалары тәмамлануга якынлаша. Подрядчылар атна саен яңа объектларны тапшыралар. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.