2024 елга һәм 2025-2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында закон проекты Дәүләт Советына кертелде. Якын арада документ профильле комитетлар каравына тапшырылачак, һәм парламентта республиканың төп финанс законы турында киң фикер алышу башланачак.
Беренчел мәгълүматлар буенча, илкүләм проектларны тормышка ашыруга федераль бюджет чыгымнарының үтәлеше – 2023 елның 1 октябренә – 1 991,8 млрд сум яки планлы бюджет билгеләнешләрдән 68,8% тәшкил иткән.
ТР Финанс министрлыгында Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Федераль суд приставлары хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкилләре катнашында муниципалитетлар белән видеоконференция режимында киңәшмә узды.
Алдан ясалган исәпләүләр буенча, 2023 елның гыйнвар-сентябрь айларында федераль бюджет керемнәре күләме 19 734 млрд сум тәшкил иткән.
Агымдагы елның сентябрендә Татарстан Республикасы аерым юнәлешләр буенча чыгым йөкләмәләрен алдан финанслауны тәэмин итү кысаларында 3,1 млрд. сум күләмендә федераль бюджет кредитлары җәлеп итте.
Агымдагы елның 1 октябренә Татарстан Республикасы дәүләт бурычы күләме 115,5 млрд.сум тәшкил итте, шул исәптән федераль бюджет кредитлары буенча йөкләмәләр – 109,4 млрд. сум һәм Татарстан Республикасы дәүләт гарантияләре буенча йөкләмәләр – 6,1 млрд. сум.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге үзмәшгуль гражданнар өчен «Маркетплейсларда эшләү буенча укыту модульләренә язылу» дигән бушлай хезмәт күрсәтүгә гаризалар кабул итүне башлап җибәрде.
Urals маркалы нефтьнең уртача бәясе 2023 елның гыйнвар-сентябрь айларында барреле өчен 59,54 доллар, 2022 елның гыйнвар-сентябрь айларында барреле өчен 80,58 доллар тәшкил иткән булган.
2023 елның 2 октябрендә Өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы министрлыкта күп еллар эшләп, лаеклы ялга чыккан ветераннары очрашу оештырды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.