ЯҢАЛЫКЛАР


6
август, 2024 ел
сишәмбе

29 августтан 31 августка кадәр Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү кысаларында «Мин – ул Татарстан» үзмәшгульләр ярминкәсендә катнашуга гаризалар кабул ителә башлады.


5
август, 2024 ел
дүшәмбе

Инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында «Абилимпикс» чемпионат хәрәкәте чараларын оештыруга һәм уздыруга, Татарстан Республикасы җыелма командасын әлеге чемпионат хәрәкәте ярышларына әзерләүгә һәм катнаштыруга, шулай ук республикада «Абилимпикс» волонтерлык хәрәкәтен үстерүгә Татарстан Республикасы бюджетыннан 52 338,6 мең сум бүлеп бирелде.


2
август, 2024 ел
җомга

 «Сәнгатьне һәм иҗатны үстерү» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2024 елга Идел буе федераль округы субъектларына балалар һәм курчак театрларының иҗади эшчәнлегенә һәм техник җиһазланышына ярдәм итү өчен 138 092,3 мең сум күләмендә субсидияләр каралган.


1
август, 2024 ел
пәнҗешәмбе

2024 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре бюджетларына җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә 1 108,4 млн.сум күләмендә башка бюджетара трансфертлар бүлеп бирелде.


31
июль, 2024 ел
чәршәмбе

2024 елда “Экология” илкүләм проекта кысаларында түбәндәге федераль проектлар чараларын финанслау гамәлгә ашырыла:

2024 елның 1 июленә Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына салымнар буенча бурыч 11,2 млрд.сум тәшкил итә. Ел башы белән чагыштырганда кимү 0,6 млрд. сум тәшкил итте.


30
июль, 2024 ел
сишәмбе

Аналитик Кредит Рейтинг Агентлыгы (АҖ) Татарстан Республикасының кредит бирү сәләтлелеге рейтингын AAA(RU) дәрәҗәсендә раслады, рейтинг буенча фараз «тотрыклы».


29
июль, 2024 ел
дүшәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан 2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар план чорына федераль бюджет турында федераль закон проектын кертү срокларына төзәтмәләр кертелде.

Россия Федерациясе Президентының Россия Федерациясе Федераль Собраниесенә Юлламасын гамәлгә ашыру буенча йөкләмәләр исемлеге нигезендә 2024 елның 1 сентябреннән дәүләт, һөнәри, муниципаль белем бирү оешмаларының балалар иҗтимагый берләшмәләре белән үзара хезмәттәшлек һәм тәрбия буенча директорлар киңәшчеләренә бер киңәшчегә айга 5 000,0 сум күләмендә акчалата түләү каралган.


26
июль, 2024 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә 2024 елның 6 аенда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре һәм 2024 ел ахырына кадәр Татарстан Республикасы финанс системасы органнарының бурычлары турында сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International