2025 елның икенче яртысында Казан шәһәрендә дәүләт медицина учреждениеләренең кайбер объектлары файдалануга тапшырылды, шул исәптән:
«Социаль өлкә тармакларында цифрлы платформалар» федераль проекты гражданнар, бизнес һәм дәүләт арасындагы хезмәттәшлекнең платформа моделен кертүгә юнәлдерелгән.
Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Биектау тимер юл станциясе бистәсендәге яңа янгын сүндерү депосы базасында «Татарстан Республикасы янгыннан саклау» дәүләт казна учреждениесенең аерым янгыннан саклау постының эшләвен тәэмин итү өчен 2026 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан бюджетыннан 28 858,0 мең сум күләмендә финанс чаралары бүлеп биреләчәк.
Татарстан Республикасында иреклеләр хәрәкәтен үстерүгә өлеш керткән өчен мактау билгесе булдырылды. Шулай ук «Мәрхәмәтле Татарстан» премиясе дә барлыкка килде.
2026 елда Казан шәһәре «Ислам дөньясының мәдәни башкаласы» исемен йөртәчәк.
2026 елда «2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» 2025 елның 29 ноябреннән 81-ТРЗ санлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә Татарстан Республикасы бюджетына 53 023,9 млн.сум күләмендә акцизлар керү планлаштырыла.
Хәзерге вакытта республикада алгарышлы үсеш территорияләре биш моношәһәрдә эшләп килә: Яр Чаллыда, Түбән Камада, Чистайда, Яшел Үзәндә һәм Менделеевскта. Законнар нигезендә алгарышлы үсеш территорияләре резидентларына салым салуның ташламалы режимы билгеләнгән.
2026 елда Татарстан Республикасында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. Чараларны финанслауның гомуми күләме 53,0 млрд сум күләмендә планлаштырылган, шул исәптән федераль бюджеттан – 28,8 млрд сум, Татарстан Республикасы бюджетыннан – 24,2 млрд сум юнәлтеләчәк.
2026 елда Татарстан Республикасында «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты составына керүче «Балаларга иң яхшысы» федераль проектын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. Проект чараларының берсе – гомуми белем бирү оешмаларының предмет кабинетларын укыту һәм тәрбия чаралары белән тәэмин итү.
2026 елда электрон сәнәгать өлкәсендә сәнәгать технопарклары инфраструктурасы объектларын төзү, үстерү һәм (яисә) модернизацияләү проектларына дәүләт ярдәме чараларын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк.