Бүген Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә 2023 елның 1 кварталында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының үтәлеше һәм Татарстан Республикасы финанс системасы органнарының 2023 елга бурычлары турында сөйләде.
Хәзерге чикләүләр шартларында без җитештерүчеләрнең уңышлы эшләве өчен барлык шартларны тудырырга тиеш. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2023 елның 1 кварталында берләштерелгән бюджет үтәлеше йомгаклары һәм 2023 елга бурычлары буенча Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә белдерде. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. АндаТатарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Россия Финанс министрлыгы «Бухгалтерлык (финанс) хисабы» (4/2023) бухгалтерлык исәбенең федераль стандарты проектын эшләгән. Документ тексты министрлыкның рәсми сайтында бастырылган.
2023 елның 25 апрелендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән киңәшмәләр узды. Аларда 2023 елның гыйнвар-мартында җирле бюджетларның үтәлеше һәм 2023 елның апрель аенда җирле бюджетларның көтелгән үтәлешенә кагылышлы мәсьәләләр каралды.
2023 елның 27 апрелендә 16:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының киңәшмәләр залында Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының «2023 елның 1 кварталында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм Татарстан Республикасы финанс системасы органнарының 2023 елга бурычлары турында» мәсьәләсе буенча республика киңәшмәсе узачак.
Россия Икътисади үсеш министрлыгы үзмәшгульләр өчен салым ташламаларын озайтуны хуплады.
РФ Хөкүмәте 2022-2024 елларга салым сәясәтенең төп юнәлешләрен гамәлгә ашыру кысаларында әзерләнгән РФ Финанс министрлыгы закон проектын хуплады.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин социаль-мәдәни объектларны, гидротехник корылмаларны һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау эшләренең ничек баруы турында хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2022 ел эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап каралды. Бу мәсьәлә буенча төп нотык белән Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин чыгыш ясады.
Кулланучы кредиты (займ) шартнамәсе буенча заемщик кредит алучының йөкләмәләрен үтәүне туктатып торуны яисә шартнамә буенча түләүләр күләмен киметүне күздә тоткан ташламалы чорны билгеләү турындагы таләп белән кредиторга мөрәҗәгать итә алу хокукы срогы озайтылды. Элегрәк мондый гаризаларны бирү вакыты агымдагы елның 31 мартында тәмамланган иде (2023 елның 14 апрелендәге 132-ФЗ санлы Федераль закон).