1 ноябрьгә республикада 1 млн 867 мең кв метр торак файдалануга тапшырылды, бу планның 78%ын тәшкил итә. Бүгенге көнгә план тулы күләмдә 14 районда үтәлгән.
2019 елның 28 октябрендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән киңәшмәләр узды. Аларда 2019 елның гыйнвар-сентябрендә җирле бюджетларның үтәлеше һәм 2019 елның октябрь аенда һәм 2019 елда җирле бюджетларның көтелгән үтәлешенә кагылышлы мәсьәләләр каралды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың кече нефть компанияләренең 2019 елның 9 ае эчендәге эшчәнлеге йомгаклары һәм киләчәккә бурычлары буенча киңәшмә уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында закон проекты бүген алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының дүртенче утырышында беренче укылышта кабул ителде. Республиканың төп финанс документына төзәтү-тәкъдимнәр 3 ноябрьгә кадәр кабул ителә, аннан соң документ икенче укылышка чыгарыла.
Дәүләт Думасы 2020 елга һәм 2021-2022 еллар планлы чорына федераль бюджет проектын беренче укылышта кабул иткән.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ТР Инвестиция советы һәм “Чистай” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә (ТОСЭР) эшчәнлек алып бару турында килешүләр төзүгә гаризаларны карау буенча комиссиянең уртак утырышында катнашты.
Күрсәтелгән рейтинг Россия Федерациясе өчен милли шкала буенча бурыч түләүгә сәләтлелекнең иң югары дәрәҗәсенә туры килә.
Татарстан Республикасында 18 октябрьгә 1 млн. 836,9 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, бу планның 75,7%ын тәшкил итә. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин шул хакта хәбәр итте.
Бүген ТР Хөкүмәт йортында 2019 елның 9 аенда Татарстан Республикасы тупланма бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2019 ел азагына кадәр республиканың финанс системасы органнарының бурычлары турында Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин республика киңәшмәсендә сөйләде.