РФ Финанс министрлыгы 2020 елда Илкүләм иминлек фондының валюта структурасын үзгәртәчәк. Бу хакта РФ финанс министры урынбасары Владимир Колычев хәбәр итте.
РФ Хөкүмәте дәүләт программалары буенча федераль бюджет чыгымнарын үтәмәгән ведомстволарга тагын да катгыйрак мөнәсәбәттә булачак, дип белдерде Дәүләт Думасында чыгыш ясаганда беренче вице-премьер, РФ финанс министры Антон Силуанов.
Дәүләт Думасы беренче укылышта 2019 елга һәм 2020-2021 елларның планлы чорына федераль бюджетка төзәтмәләр проектын кабул итте.
Дәүләт Думасы пленар утырышта беренче укылышта 2019 елга һәм 2020-2021 елларның планлы чорына бюджетка төзәтмәләр проектын караячак. Документны РФ беренче вице-премьеры, финанс министры Антон Силуанов тәкъдим итәчәк, депутатлар алдында доклад белән РФ Хисап палатасы башлыгы Алексей Кудрин чыгыш ясаячак.
2020 елга һәм 2021-2022 елларның планлы чорына республика бюджеты турындагы закон проектын Дәүләт Советының киләсе утырышында икенче укылышта караячаклар. Парламентарийлар 53 төзәтмә турында фикер алышачак, бу төзәтмәләр тарафыннан бюджетның керем һәм чыгым өлешләренә җитди үзгәрешләр кертелде, шулай ук алар калган үзгәрешләрне кертүгә китерде – барлыгы 392 төзәтмә. Аларның барысы да профиль комитет тарафыннан кабул итүгә тәкъдим ителде.
Дәүләт Думасының Бюджет һәм салымнар комитеты парламентның түбәнге палатасына 2019 елга һәм 2020-2021 елларның план чорына бюджетка төзәтмәләр проектын беренче укылышта кабул итәргә тәкъдим итте. Тиешле төзәтмәләр хөкүмәт тарафыннан Дәүләт Думасына 22 октябрьдә кертелде. Дәүләт Думасы беренче укылышта бюджетка төзәтмәләрне 13 ноябрь утырышында караячак.
Татарстан Республикасында 2019 елның күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы 98,5%ка үтәлгән. Торак фонды мониторингы белешмәләре буенча үтәлеш гомуми суммадан 5 млрд. 390 млн. 469 мең сум тәшкил итә.
2020-2022 елларга бюджет проектына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетыннан төзәтмәләр Дәүләт Советына билгеләнгән срокларда кертелде.
Дәүләт Думасының Бюджет һәм салымнар комитеты 2020-2022 елларга федераль бюджет проектының икенче укылышына 400 гә якын төзәтмә алган. Бу хакта сишәмбе көнне Дума Советы нәтиҗәләре буенча единоросслар фракциясе башлыгының беренче урынбасары Андрей Исаев хәбәр итте.
Россия 2019 елда бюджет процессының ачыклыгы буенча Европа илләре арасында Финляндия һәм Литва белән бергә беренче өчлеккә керде, диелә Халыкара валюта фондының "Салым-бюджет өлкәсендә үтә күренмәлелекне яңартып бәяләү" докладына сылтама белән РФ Финанс министрлыгы хәбәрендә.