ЯҢАЛЫКЛАР


24
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

Инфраструктура, кеше капиталын үстерү институтлары һәм икътисадның аерым секторларына төгәл ярдәм итү 2020 елга бюджет чыгымнарындагы өстенлекле юнәлешләр булып тора. Бу хакта РФ финанслар министры урынбасары Владимир Колычев FitchRatings еллык конференциясендә хәбәр итте.


23
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Милләтара һәм динара татулыкны ныгытуга, террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалауга, социаль, этник һәм конфессиональ туфракта конфликтларны булдырмауга ярдәм итүче “Экстремизмга - Юк!” акциясе кысаларында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы фойесында әлеге тема буенча стенд урнаштырылды.   

Россия Финанс министрлыгы милли оборона һәм хокук саклау эшчәнлеге өлкәсендә аерым чараларга чыгымнарны арттыру максатыннан, шулай ук илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга чараларның файдаланылмаган өлешен 2019 елга федераль бюджет чараларының калган өлешләрен 2020 елга җибәрү мөмкинлеген озайту турында закон проектын эшләгән. Закон проекты тексты хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган.


21
сентябрь, 2019 ел
шимбә

20 сентябрьгә республикада 1,7 млн. кв. м торак файдалануга тапшырылган, бу планның 70,5%ы (үткән елның шушы чорына карата үтәлеш 107%). Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.


19
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Хөкүмәт 2020-2022 елларга РФ федераль бюджеты проектын хуплады. Бу хакта Хөкүмәт утырышы нәтиҗәләре буенча Министрлар Кабинеты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев киләсе өч елга бюджет профицитлы булачак, дип белдерде.


18
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Премьер-министр Дмитрий Медведев 2020 елга һәм 2021-2022 елларның планлы чорына РФ федераль бюджеты проектын әзерләү буенча йомгаклау киңәшмәсен уздырды, дип хәбәр итә Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте.


17
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 17 сентябрендә Татарстан Республикасы буенча Баш Федераль инспектор Аппаратында видеоконференцэлемтә режимында илкүләм проектларны гамәлгә ашыруның барышына оператив мониторинг алып баруны тәэмин итә торган автоматлаштырылган программа продуктларыннан файдалану мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.


16
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Дәүләт Думасының Бюджет һәм салымнар комитеты парламентның түбәнге палатасына "2018 елда федераль бюджет үтәлеше турында" закон проектын расларга киңәш итте.


14
сентябрь, 2019 ел
шимбә

Татарстан Республикасында 2019 елда күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт программасы дәвам итә. 12 сентябрьгә 5 млрд 107 млн 729,55 мең сумга эшләр башкарылган, бу 87,27% тәшкил итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International