ЯҢАЛЫКЛАР


23
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 23 августы көнне Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципаль районнар һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән киңәшмәләр узды. Алар 2019 елга җирле бюджетларның чыгым өлешләрен формалаштыру мәсьәләсенә багышланды.

Татарстанда күп еллар дәвамында мәгариф өлкәсенә мөмкин кадәр зур игътибар бирелә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы мәгарифе – киләчәккә инвестицияләр» темасы буенча ТР мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе пленар утырышында хәбәр итте. Быел традицион киңәшмә Кукмара шәһәрендә уза.


20
август, 2018 ел
дүшәмбе

Fitch халыкара агентлыкның РФ рейтингы буенча карары икътисадның тышкы шокларга карата тотрыклы булуын тану һәм РФдә макроикътисадый көйләү сыйфатына югары бәя  булып тора, бәйсез рейтингны алга таба яхшырту өчен алшартлар бар. Бу хакта беренче вице-премьер, РФ финанс министры  Антон Силуанов хәбәр итте.


18
август, 2018 ел
шимбә

17 августка республикада 1 млн. 387,7 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган, планның 57,7 %ы. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 


17
август, 2018 ел
җомга

Агымдагы елның гыйнвар-июнендә РФ тупланма бюджеты профициты 1,515 триллион сум тәшкил иткән. Бу хакта РФ Казначылыгы материалларында әйтелә.


15
август, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча Алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге хәлләрне тикшереп тору советы утырышын уздырды.

Бүген Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында Татарстан Республикасы районнары һәм шәһәрләре белән киңәшмәләр дәвам итте. Алар 2019 елга җирле бюджетлар керемнәренең фаразлы күрсәткечләрен тикшерүгә багышланды.

Бүген Казанда («Пирамида» ККК) Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлык советының тугызынчы киңәйтелгән утырышы узды.


14
август, 2018 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында Татарстан Республикасы районнары һәм шәһәрләре белән киңәшмәләр башланды. Алар 2019 елга җирле бюджетлар керемнәренең фаразлы күрсәткечләрен тикшерүгә багышланды.

2018 елның 14-15 августы көннәрендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында министрлыклар, идарә тармаклары белән 2019-2021 елларга бюджет проекты чыгымнарының фаразлы күрсәткечләре буенча киңәшмәләр уздырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International