2018 елның 1 октябренә РФ федераль бюджеты профициты 2,574 трлн сум тәшкил иткән. Бу хакта РФ Казначылыгының федераль бюджет үтәлеше турында оператив хисабыннан билгеле булды.
2018 елның 15-16 октябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукция һәм сыра җитештерүче иң эре – "Татспиртпром" Акционерлар җәмгыяте һәм “Болгар сырасы” ачык акционерлык җәмгыяте, Казан шәһәрендәге "Пивоварня-Москва-Эфес" филиалы Акционерлар җәмгыяте компанияләре белән киңәшмәләр узды.
2018 елның 12 октябренә республикада 1 млн. 773,4 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, ягъни планның 73,8 %ы.
Тышкы факторлар Россия базарына ярдәм итмәячәк, үсеш эчке чыганаклар исәбенә мөмкин. Бу хакта Россия икътисадый үсеш министры Максим Орешкин хәбәр итте.
Хөкүмәт Бюджет кодексын төзәтү турында закон проектын хупларга ниятли. Бу хакта Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Министрлар Кабинеты утырышында хәбәр итте.
«2019 елга, 2020 һәм 2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы законы проекты беренче укылышка әзер, ул шушы арада узачак парламент утырышына чыгарыла. Бүген Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында шундый карар кабул ителде. Парламентарийлар барлык профиль комитетлар биргән тәкъдим, төзәтмәләрне берләштереп үз бәяләмәсен бирде.
10 октябрь көнне парламентның Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында депутатлар киләсе елларга республика бюджеты проектын карап тикшерделәр. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова катнашты.
Бүген Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында 2019 елга, 2020 һәм 2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты буенча фикер алыштылар. Чарада Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова катнашты.
Бүген Дәүләт Советында «2019 елга, 2020 һәм 2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы законы проекты буенча парламент тыңлаулары булды.
2018 елның 6 октябрендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы хезмәткәрләре “Бердәм урман утырту көне” табигатьне саклау акциясенең көзге этабында катнашты. Массакүләм агач утырту Россия Федерациясендә Ихтыяри зат (волонтер) елын уздыру кысаларында үтте.