ЯҢАЛЫКЛАР


2
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның гыйнварыннан алып июльгә кадәр чорда Urals маркасы нефтенә бәя 2017 елның шул ук чорына карата 40%ка дяирлек артты һәм баррель өчен  $69,43 тәшкил итте. Бу хакта Россия Финанс министрлыгының матбугат хезмәте 1 августта хәбәр итте.


1
август, 2018 ел
чәршәмбе

Үзмәшгульләр үзләрен пенсия белән тәэмин итү буенча җаваплылыкы үз өстенә алырга тиеш. Бу хакта Икътисадый үсеш министрлыгы башлыгы  Максим Орешкин хәбәр итте. Дәүләт аларга бары социаль пенсияне генә тәэмин итәчәк.


28
июль, 2018 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында видеоконференция режимында муниципалитетлар белән чираттагы киңәшмә узды.

Берүк вакытта өч ел дәвамында файдалы казылмаларны табуга салымны арттырган вакытта, 2019 елдан башлап, салым маневрының тәмамлану стадиясендә нефтькә экспорт пошлинасы алты ел дәвамында хәзерге 30%тан 0%ка кадәр төшәчәк. 

Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларга капиталь ремонтның барышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.   


25
июль, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән 2018 елның гыйнвар-июнендә җирле бюджетларның үтәлеш күрсәткечләрен һәм 2018 елның июль аенда көтелүче күрсәткечләр мәсьәләләрен тикшерү буенча киңәшмәләр узды.


23
июль, 2018 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Татарстанда нефть чыганакларын сәнәгый эшкәртә башлауга 75 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек буенча киңәшмә уздырды.


20
июль, 2018 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә  «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.   

Татарстан Республикасында Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2018 ел башыннан 749 тикшерү уздырылган. Хезмәт кагыйдәләре һәм нормаларын бозган өчен 9 млн 235 мең сумга 246 карар чыгарылган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр ите.


19
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәрендә 2018 елгы Футбол буенча чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру буенча "Россия 2018" республика оештыру комитеты утырышын уздырды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International