ЯҢАЛЫКЛАР


5
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Россия Президенты Владимир Путин икътисад үсешенә ярдәмнең адреслылыгын арттыру һәм өмтәмә стимул бирү әһәмияте турында җиткерде.

Агымдагы елның биш ае йомгаклары буенча Россиядәге макроикътисад хәл тотрыклы. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмәдә хәбәр итте.


4
июль, 2018 ел
чәршәмбе

Президент Владимир Путин тулаем эчке продуктның 0,5% зурлыгында профицитын күздә тоткан федераль бюджетка төзәтмәләргә кул куйды. Бу хакта Кремль сайтында хәбәр ителә.

РФдә инфляция 2018 елда 3,1% тәшкил итәчәк, 2019 елда 4,3% ка кадәр кызуланачак, ә 2020 елда 3,8% кадәр кимиячәк дип фаразлый Икътисадый үсеш министрлыгы.


3
июль, 2018 ел
сишәмбе

Илкүләм иминлек фонды 2018 елның июнендә рубль чагылышында майга карата 23,2%ка үскән. 1 июльгә Илкүләм иминлек фонды күләме  4 трлн 839,26 млрд сум тәшкил иткән. Бу хакта Финанс министрлыгы материалларында хәбәр ителә.


2
июль, 2018 ел
дүшәмбе

Салым маневрын тәмамлау кысаларында нефтькә экспорт пошлинасын елга 5%ка киметергә һәм файдалы казылмалар чыгаруга салымны шул ук зурлыкка арттырырга кирәк. Шушы фикерен финанс министры урынбасары Илья Трунин Дәүләт Думасында чыгышы вакытында җиткерде.

Urals нефтенә уртача бәя 2018 елның гыйнвар-июнендә 36,8%ка үсте һәм баррель өчен $ 68,83  тәшкил итте. Бу хакта РФ Финанс министрлыгы сайтында хәбәр ителә.   


29
июнь, 2018 ел
җомга

Татарстан Республикасында 16 муниципаль мәктәптән 12сенә капиталь ремонт ясала, 4 объектта эшләр тәмамланган. Моннан тыш, 12 коррекцион мәктәптә капремонт эшләре бара. Мәктәпкәчә балалар оешмаларының пландагы 94 объектның 89ында эшләр дәвам итә.


28
июнь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Лаеш муниципаль районында «Татарстанда басу көне - 2018» Идел буе эре агротехник күргәзмәсе эшли башлады.

РФ хакимияте Россиядә инфраструктур проектларны финанслауга халыкара үсеш институтларының акчаларын җәлеп итү мөмкинлекләрен эзли. Шуның аркасында Финанс министрлыгы Үсеш фонды өчен эчке базарда үзенең бурыч алуларының планлаштырылган күләмен киметә алыр иде. Бу хакта РФ финанс министры урынбасары Сергей Сторчак сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International