Татарстан Республикасында 2018 елда гомуми мәйданы 5,3 млн. кв. метрлы 995 күп фатирлы йорт капиталь ремонтланды. 224 мең гражданнарның торак шартларын яхшыртырга планлаштырыла. Финанслау күләме - 6 млрд. 76 млн. 348 мең сум.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы тупланма бюджетына салымнар буенча бурычларны киметүдә муниципалитетлар белән берлектә башкарылган эш мәсьәләләре тикшерелде.
Хәзерге вакытта Россия резервларының гомуми күләме 4,59 трлн. сум тәшкил итә.
Бөтендөнья банкы Россиянең тулаем эчке продукты үсеше фаразын 2018 елда 1,4%тан 1,7% кадәр, шулай ук 2019 елда 1,4%тан 1,8% кадәр яхшыртты. Моңа үткән елның икенче яртысында нефтькә бәяләрнең шактый үсүе шарт булды. Бу хакта Global Economic Prospects (GEP) банкы фаразы хәбәр итә.
2017 елның гыйнвар – декабрь нәтиҗәләре буенча Urals маркалы нефтьнең уртача бәясе хакында.
2018 елда торак төзелеше программасы буенча Татарстанда 2 млн. 403 мең кв. метр торак төзергә планлаштырыла. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган яңа елның беренче республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Укучылар үзләрен финанс грамоталык буенча тематик олимпиадаларда сынап карый алачак.
Россиядә еллык инфляция Үзәк Банкның максатчан күрсәткече 4%ка 2018 елның икенче яртысында кайтачак. Бу хакта S&P халыкара рейтинг агентлыгының Россия буенча өлкән икътисадчысы Татьяна Лысенко җиткерде.
Әгәр йөкләмәләрне тәэмин итүнең финанс чыганагы дәүләт милке объектларына капиталь салуларны финанслашуга субсидияләр булса, озату кулланыла дип искәртелә.
2018 елның беренче сәүдә көнендә Мәскәү биржасында доллар курсы рубльгә карата, аннан алдагы сәүдәнең ябылу дәрәҗәсе белән чагыштырганда, 3 тиенгә арткан һәм 57,66 сум тәшкил иткән.