Бүген Казанда «ТАИФ» ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
2017 елның 17 апрелендә Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында Коррупциягә каршы тору буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды.
Татарстан Республикасында авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү программасын гамәлгә ашыру эше дәвам итә. Барлыгы 180 мең 171 кв. метрдан 4 мең 913 торак урыныннан 158 мең кв. метрын сатып алуга 4 мең 338 шартнамә төзелгән. Шулардан Казан буенча 14 мең 519 кв. метрлы 434 торак урынының 4 мең кв. метрын сатып алуга 149 шартнамә төзелгән.
2017 елның 14 апрелендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында видеоконференция режимында муниципалитетлар белән киңәшмә узды. Чарада Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы вәкилләре катнашты.
Россия Финанслар министрлыгы ел азагына кадәр эшмәкәрлекне “күләгә”дән чыгару буенча чаралар комплексын эшләргә ниятли. Аның максаты - салым җыелу дәрәҗәсен арттыру. Бу хакта Россия Финанс министрлыгы каршындагы Иҗтимагый Совет утырышында Россия финанс министры урынбасары Владимир Колычев хәбәр итте.
Алдан бирелгән бәя буенча Россия федераль бюджеты кытлыгы гыйнвар-март айларында тулаем эчке продуктның 1,4% яисә 274,2 миллиард сум тәшкил иткән. Бу хакта бүген Россия Федерациясе Финанслар министрлыгында хәбәр ителде.
Салым йөкләнешен күтәрми дә уңай трендларга ирешергә мөмкин дип саный Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин.
2018 елдан башлап, кече һәм урта предприятиеләрнең банкларда урнаштырылган акчаларын иминләштерү мәсьәләсе тикшерелә. Тиешле карарны Хөкүмәт кабул итәчәк. Бу хакта РФ финанс министры урынбасары Алексей Моисеев җиткерде.
2017 елда Россиядә инфляция 4 проценттан ким булырга мөмкин. Бу хакта Югары икътисад мәктәбендә үткән Апрель конференциясендә чыгыш ясап, РФ Финанслар министры Антон Силуанов хәбәр итте.
Намуслы салым түләүчеләр өчен РФ салым системасы гадиләштереп үзгәртеп корылачак. Бу хакта Югары икътисад мәктәбендә үткән Апрель конференциясендә чыгыш ясап, РФ Финанслар министры Антон Силуанов хәбәр итте.