ЯҢАЛЫКЛАР


13
гыйнвар, 2016 ел
чәршәмбе

Россия Федерациясенең бюджеты нефтькә бәянең ким булуына ияләшмәде әле, шуңа күрә илебезнең хакимияте бюджет сәясәтен үзгәртү өлкәсендә бер төркем карарлар кабул итәргә тиеш, дип белдерде Россия Федерациясенең финанслар министры Антон Силуанов. "Минем шуны әйтәсем килә, бүгенге шартларда илебезнең оешмалары һәм шәхси эшмәкәрләре нигездә яңа шартларга адаптацияләнсә, бюджет исә, дәүләт компанияләре, дәүләт секторы бу шартларга адаптацияләләнергә тиеш әле. Безнең алда нәкъ шундый мәсьәлә тора, чөнки әгәр бу булмаса, икътисали торыш ягыннан караганда тискәре йогынтлыра булырга мөмкин", - дип белдерде Силуанов Гайдаров форумында чыгышы барышында. 

Бүген Мәскәүдә «Россия һәм дөнья: киләчәккә караш» Гайдар форумы – 2016 кысаларында «Россия регионнарында инновацион бизнес» рейтингы тәкъдир ителде.

Рейтинг Россия Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе (РХХ һәм ДХ) тарафыннан Россия инновацион регионнары ассоциациясе катнашында (РИРА) әзерләнгән.

Тәкъдир итүдә Татарстан Республикасы Президенты, Россия инновацион регионнары ассоциациясе рәисе Рөстәм Миңнеханов, РХХ һәм ДХ ректоры Владимир Мау, регионнар вәкилләре – РИРА әгъзалары, экспертлар катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия һәм дөнья: киләчәккә караш» VII Гайдар форумында катнашты.

Форум 13-15 гыйнварда Мәскәүдә Россия Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә (РХХ һәм ДХ) уза.

Гайдар форумы – 2016 пленар сессиясендә сәламләү сүзе белән Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев чыгыш ясады.

«Без глобаль үсеш мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен гадәттәгечә ел башында очрашабыз, – диде Дмитрий Медведев. – Әлбәттә, бөтендөнья һәм Россия икътисадындагы проблемаларны хәл итү буенча минем универсаль чараларым юк. Әмма ситуациягә, шул исәптән углеводородлар базарында йогынты ясау мөмкин. Башта Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе ректоры Владимир Александрович Мау белән хезмәт мөнәсәбәтләрен озайтырга кирәк. Мин аның вәкаләтләрен биш елга озайту турындагы күрсәтмәне имзаладым, котлыйм Сезне. Нефть котировкалары хәзер бераз үзгәрергә мөмкин. Үткән ел чыннан да авыр булды, бәлки, соңгы ун елдагы иң авыр елларның берседер.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Мәскәүдә эш сәфәрендә.

Сәфәрнең төп максаты - "Россия һәм дөнья: киләчәккә караш" Гайдар форумы - 2016 чараларында катнашу. 

Форум кысаларында Рөстәм Миңнеханов РФ Икътисадый үсеш министрлыгының Кече һәм урта эшкуарлык үсеше һәм конкурентлык департаменты директоры Максим Паршин белән очрашты. Яклар эшкуарлык үсешенә шарталр булдыруда алга таба хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында сөйләштеләр. 


12
гыйнвар, 2016 ел
сишәмбе

ТРның Сатып алулар буенча интернет-порталы эшли башлады. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган матбугат конференциясендә ТРның Сатып алулар буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Ольга Редько хәбәр итте.

“Бу портал товар белән тәэмин итүчеләргә Татарстанда нинди сатып алулар барганын белеп торырга ярдәм итә”, - дип ассызыклады Ольга Редько.

Моннан тыш, товар белән тәэмин итүчеләр, ихтыяҗның нәрсәгә зуррак булуын да белә һәм үзе җитештерә торган товар күләмен планлаштыра алачак.


11
гыйнвар, 2016 ел
дүшәмбе

2014 елда дәүләт салым сәясәтендә "килешү" турында игълан итеп, 2018 елга кадәр салым йөкләнмәләрен арттырмаска сүз бирде. Ул вакыттасалым системасы тулысынча формалашты кебек тоелган иде һәм бүген аның архитекторы дип саналучы Россия Федерациясенең финанслар министры урынбасары Сергей Шаталов, тыныч күңел белән бара ала. ләкин бик тиз вакыттан соң, бу "килешүнең" озакка бармыячагы билгеле булды: бюджетта зур тишек бар һәм нефть җитештерүчөләрдән һәм "Газпромнан" өстәмә салымнар җыю турында карар кабу \л ителде. ә 2018 елдан башлап башка салымнарның да артыу ихтимал. Салым системасын нинди яңалыклар көтә? Бу турыда РФ финанслар министры урынбасары Сергей Шаталов "Ведомости" газетасына биргән әңгәмәсендә сөйли. Министрлыктан китү турындагы сүзләргә җавап итеп, ул хәзерге вакытта "Бик җаваплы " сайлу алдында торганлыгын белдерде. 


9
гыйнвар, 2016 ел
шимбә

Торак төзелеше программасы белән Татарстанда 2016 елда гомуми мәйданы 2,401 млн.кв. м. торак төзү планлаштырыла. Мондый мәгълүмат бүген яңа елда беренче видеоконференцэлемтә режимында узган республика киңәшмәсендә хәбәр ителде. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков алып барды.

ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов үзенең докладында белдергәнчә, 2015 ел нәтиҗәләре буенча республикада 2 млн. 405,5 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган. План 100,2%ка үтәлгән.

Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгының Казначылык Департаменты хезмәткәрләре үз кул астына алган сәлмәтлеге чикле булган балалар өчен Лаеш интернат-мәктәбенә хәйрия ярдәмен күрсәттеләр. Министрлык хезмәткәрләренең инициативасы белән, башка хәйрия акцияләре белән беррәтән, бу чара да традицион чарага әверелде. министрлык хезмәткәрләре мәктәптә укучыларны һәм мәктәптә эшләүчеләрне яңа 2016 ел белән котлады һәм балаларга яңа ел күчтәнәчләре белән беррәттән әйберләр, уенчыклар һәм акча да бирделәр.


8
гыйнвар, 2016 ел
җомга

2015 елда халык мөрәҗәгатьләрен өйрәнү нәтиҗәләре буенча, Татарстан Республикасының финанслар министрлыгына узган елда 285 мөрәҗәгать килгән, шул исәптән, 173 мөрәҗәгать хат рәвешендә һәм электрон документ әйләнеш аша, ә 112 мөрәҗәгать Интернет кабул итү аша кергән.


7
гыйнвар, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгы Россия Федерациясенең бюджет системасының бюджетлары өчен чыгым төрләренә карап бюджет чыгымнарын классификациялщъне бердәм кулланы максатында, Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгының 2014 елның 27 июненнән N 02-05-11/31346 санлы хатында күрсәтелгән аңлатмаларга өстәп, түбәндәгене бәян итте. Россия Федерациясенең бюджет системасында бюджет чыгымнарының төрләрен куллану тәртибе "Бюджет чыгымнарын классификацияләү" исемле өченче бүлекнең "Чыгымнар төрләре" исемле 5 бүлекчәсендә каралган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International