ЯҢАЛЫКЛАР


12
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе
РФ Финанслар министрлыгы хәбәр иткәнчә, агымдагы елның 24 сентябрендә Россия Федерациясе элекке СССрның һәм Россия Федерациясенең Кытай Халыкларының Республикасы каршындагы 400,97 миилион швеция франкы күләмендәге әҗәтен каплаган.

10
октябрь, 2015 ел
шимбә
Татарстан коррупциягә каршы сәясәт үсеше мәсьәләләрендә Россиянең алдынгы төбәге булып тора. Бу хакта бүген журналистларга РФ Юстиция министрлыгы каршындагы хокукый мәгълүмат фәнни үзәгенең фәнни һәм укыту эшләре буенча директор урынбасары юридик фәннәр докторы Виктор Астанин хәбәр итте.

“Сез коррупциягә каршы федераль сәясәт үсешендә алдынгы төбәк булып торасыз”, - дип аерым ассызыклады ул.

9
октябрь, 2015 ел
җомга
2015 елның 9 нояберенә республикада 1 млн. 737, 8 мең кв. м. торак сафка кертелгән, бу еллык биремнең 72,4 % тәшкил итә. Шул исәптән узган ике атнада 78,4 мең кв. м. сафка кертелгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында ТР муниципаль районнары белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмә эшендә шулай ук ТР Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин да катнашты. 

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, ТР буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматларына караганда, 9 айда республикада 40 бәхетсезлек очрагы булган, шул исәптән 14 үлемгә китергән. Хезмәт саклау кагыйдәләрен бозу өчен барысы 20 млн. 512 мең сумга 571 кара чыгарылган. Ел башыннан 389 оешма хезмәт кагыйдәләрен бозу өчен җавапка тартылган.


8
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында депутатлар парламент комитетларының 2016 елга республика бюджеты буенча тәкъдимнәрен гомумиләштерде. 2016 елга ТР бюджеты проектын ТР Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта кабул итәргә тәкъдим булды.

"2016 елга республика бюджеты проекты керем һәм чыгымнар буенча алдагасыннан 6 процентка артыграк, - дип билгеләп үтте бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин, - программаларны кыскарту турында сүз бармый".


Татарстан Республикасының Финанслар министрлыгында 7 октябрь көнне муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән киңәшмәләр узды. Әлеге очрашуларда 2015 елның гыйнвар-сентябрь айларында җирле бюджетларның үтәлеше һәм 2015 елның көтелүче күрсәткечләре дә тикшерелде.

7
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышы узды. Анда депутатлар республика һәм федераль закон проектларын карадылар. Комитет утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова катнашты.
ТР икътисад министры урынбасары Олег Пелевин һәм ТР финанслар министры урынбасары Оксана Кисапова "2016 елга ТР бюджеты турында"гы ТР закон проекты турында мәгълүмат белдерделәр. Закон проекты буенча фикер алышуда депутатлар Римма Ратникова, Разил Вәлиев, Артем Прокофьев, Ирина Бакова, Мәкъзүм Сәлахов катнашты.

Бүгенге катлаулы шартларда без Татарстанның үз кешеләрен югары сыйфатлы продукция белән тәэмин итә алуын исбатладык. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көненә багшыланган тантаналы чарада хәбәр итте. Казанның «Корстон» КККда узган тантанада ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Әзәрбәйҗан Республикасының гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы министры Кәмаледдин Гейдаров, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, республиканың АСК вәкилләре катнашты.    

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда узган XVI Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын оештыручыларны һәм оештыруда катнашучыларны бүләкләде. Дөнья чемпионатының йомгаклау утырышы бүген Мәскәүдә узды. Чемпионат 2015 елның 24 июль-9 август көннәрендә үтте. Командалар арасында Кытай җыелма командасы иң күп медаль яулады (35, 15-е алтын), икенчеләр АКШ командасы булды (33, 13), өченче урында Россия командасы (17, 9).

"Татарстан Республикасы алдында казанышлары өчен" медале белән статс-секретарь- РФ спорт министры урынбасары Наталья Паршикова һәм РФ финанслар министры урынбасары Айрат Фәррахов бүләкләнде, "Фидакарь хезмәте өчен" медале белән Федераль медик-биология агентлыгының (ФМБА) спорт медицинасын оештыру идарәсе башлыгы Юлия Мирошникова бүләкләнде.

Бүген ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты утырышы узды. Көн үзәгенә Татарстан Республикасының киләсе елга бюджет проектын карау мәсьәләсе куелган иде. ТР икътисад министры урынбасары Олег Пелевин һәм ТР финанслар министры урынбасары Алексей Шишкин бюджет турындагы доклад белән чыгыш ясадылар.

Шулай итеп, 2016 ел бюджет проектында бюджет өлкәсенең аерым категория гражданнарына хезмәт хакларын арттыру, 2016 елның 1 сентябреннән стипендияләрне арттыру һ.б. чыгымнар планлаштырылган.


6
октябрь, 2015 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы - сакчыл җитештерүне кертү өчен иң уңышлы мәйданчыкларның берсе. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм сакчыл җитештерү" II халыкара фәнни-гамәли конференциясендә белдерде. Чара Чаллыда “КАМАЗ” ГАҖнең двигательләр заводы территориясендә узды.

Конференция эшендә шулай ук РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Транспорт һәм махсус машина төзү департаменты директоры урынбасары Вячеслав Бурмистров, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, "КАМАЗ" ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, халыкара лин-тренерлар, Татарстан һәм Россиянең эре предпритиеләре җитәкчеләре катнаша.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International