ЯҢАЛЫКЛАР


28
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының чит илләрдәге һәм Россия Федерациясе субъектларындагы вәкилләре белән киңәшмә уздырды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Киңәшмәдә катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, киләсе елда республика алдында торачак төп бурычлар Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына бүгенге юлламасында билгеләнде. Озак срокка исәпләнгән өстенлекләр 2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясендә формалаштырылган, аларны гамәлгә ашыру безнең уртак бурычыбыз, диде ТР Президенты.

Бүген С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында V чакырылыш ТР Дәүләт Советының 11 нче утырышы булды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның республика парламентына еллык Юллама белән мөрәҗәгать иттте.


Рөстәм Миңнеханов юлламасында сүз Татарстанның эчке һәм тышкы сәясәте торышы турында барды.


26
сентябрь, 2015 ел
шимбә
26 сентябрьдә Татарстан Республикасы Финанслар министры Радик Гайзатуллин "2016 елда Татарстан Республикасы бюджеты турында" Татарстан Республикасы Законы проектын һәм 2016 елга һәм 2017, 2018 елдагы план чорына Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсешенең төп параметрлары турында фикер алышу буенча Бюджет проекты Чистай һәм Түбән Кама шәһәрләрендә узган зональ киңәшмәләрдә катнашты.

25
сентябрь, 2015 ел
җомга
25 сентябрьдә ТР Дәүләт Советы утырышында депутатлар "Татарстан Республикасы Бюджет кодексының 17 статьясына үзгәрешләр кертү турында" закон проектын хуплады һәм аны беренче һәм өченче укылышта кабул итте.   
“Салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен дифференциацияләнгән салым ставкаларын билгеләү турында” Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәреш кертү хакында” 145-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проектын депутатларга ТР Финанслар министры Радик Гайзатуллин тәкъдим итте.
Чит ил гражданнары кеременә салымның төбәк коэффициенты расланды. ТР Дәүләт Советы Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты тәкъдиме буенча Татарстан Республикасының 2016 елга ТР хезмәт базары үзенчәлекләрен чагылдырган төбәк коэффициентын гамәлгә кую турында"гы Татарстан Республикасы законын карады. Аны комитет җитәкчесе урынбасары Илдус Касыймов тәкъдим итте.

24
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Россиянең Премьер-министры Дмитрий Медведев дәүләт идарәсе нәтиҗәлеклелегенең үсеше илебез үсешендә зур рольгә ия икәнен белдерде. Аның бу турыда мәкаләсе "Российская газета" да басылган.

23
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Россия Федерациясенең тышкы бурычы август аенда долларда санаганда, 1 сентябрьгә 51,3 миллиард доллар тәшкил иткән, евро белән санаганда 2,9% кимеп 45,443 миллиард еврога җиткән, диелгән Финанслар министрлыгы материалларында.

22
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе
1 октябрьдә физик затлар өчен милек салымнарын түләү срогы чыга. Быел бу түләүләр срогы 1 айга алга күчерелде, узган елларда ул 1 ноябрьгә кадәр иде. Салым түләүчеләр транспорт, милек һәм җир салымнарын түләргә тиеш.

Бүген ТР Хөкүмәте йортында узган матбугат конференциясендә, РФ Салым федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе РТ Марат Сафиуллин белдергәнчә, республикада яшәүче 2,5 млн кешегә салым турында белдерү кәгазьләре җибәрелгән, 1,5 млн белдерү кәгазе - физик затлар милкенә салым буенча, 1 млн - җир салымнары, 946 мең - транспорт салымы.

21
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Бүген Казан ратушасында өченче чакырылыш Казан шәһәре Думасының беренче сессиясе узды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

Киңәшмә башланганда Казанның сайлау комиссиясе рәисе Фәрит Гәрәев 13 сентябрьдә уздырылган муниципаль сайлауларга йомгак ясады. Казан шәһәре Думасы тулы составта 50 депутаттан формалашты.

Барлыгы өченче чакырылыш Казан шәһәре Думасында “Бердәм Россия”дән 43 депутат, КПРФтан 3 депутат һәм “Гадел Россия”дән (“Справедливая Россия”) 3 депутат тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International