Татарстан Республикасында 2015 елның 11 сентябренә 1,607 млн. кв. метр торак файдалануга тапшырылган, ягъни еллык биремнең 67%ы. Социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 146,5 мең кв. метр булган 2 мең 535 фатирлы 99 йорт гамәлгә кертелгән.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмә барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТРК реформалауга ярдәм фонды генераль директоры Константин Цицин катнашты.
Казан вертолет заводы Татарстан өчен аерым әһәмияткә ия. Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бу хакта Казан вертолет заводына нигез салуга 75 елга багышланган тантанада белдерде. Тантана «Татнефть Арена» боз спорт сараенда узды. Тантанада шулай ук «Россия вертолетлары» АҖ генераль директоры Александр Михеев, «Казан вертолет заводы» ҖАҖ генераль директоры Вадим Лигай, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
2016 елда Татарстан Республикасы бюджеты программа характерында булачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы 2016 елга, 2017 һәм 2018 еллар план чорына Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү фаразына һәм 2016 елга, 2017 һәм 2018 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты проектына багышланды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты.