Без Татарстан белән Иран Ислам Республикасы арасындагы хезмәттәшлекне Россия-Иран мөнәсәбәтләре кысаларында югары бәялибез. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасы вице-президенты Сурен Саттари белән очрашуда хәбәр итте.
Очрашу Татарстан Республикасы Президентының Казан Кремлендәге резиденциясендә узды. Чарада шулай ук Россия Федерациясе Президенты Ярдәмчесе Андрей Фурсенко катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Әлмәт шәһәрендә «Татнефть» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы уздырылды.
Утырышта 2014 елның 9 ае эчендә «Татнефть» ААҖ бюджеты йомгаклары һәм үтәлеше каралды.
Ни өчен Хөкүмәт дәүләт программалары буенча чыгымнарны 10% киметә, Милли байлык фондынна акча бөтен кешегә дә җитмиячәк... Бу турыда һәм башка мәсьәләләр турында РФ Финанслар министры Антон Силуанов РБКга биргән әңгәмәсндә сөйләде.