Татарстанда уңайсыз һава шартлары 2013 ел уңышын шактый киметте һәм авыл хезмәтчәннәренә терлекчелекне – азык белән, ә халыкны икмәк белән тәэмин итү өчен күп көч куярга туры киләчәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов авыл хуҗалыгы комплексы мәсьәләләре буенча киңәшмәдә хәбәр итте. Утырыш Кукмара районының Вахитов поселогында узды, анда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, республика министрлыклары җитәкчеләре, муниципаль районнар башлыклары, хуҗалыклар җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмәне ачып, Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, хәзер барлык авыл хуҗалыгы тармагы өчен бик мөһим һәм җаваплы чор килә. "Кызганычка каршы, мактанырлык нәрсә юк әле, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Татарстан Республикасы икътисады үсеше темплары әкренәйде. Хәзер үсеш 1,8% тәшкил итә, ә былтыр ул 6,2% иде".
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Казан (Идел буе) федераль университетының В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясенең планетариен ачу тантанасында катнашты .
Планетарий В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе территориясендә урнашкан, обсерваториянең гомуми мәйданы 15 га тирәсе. Монда соңрак астропарк – фәнни-мәгариф һәм белем алу-күңел ачу объекты төзү карала.
Исегезгә төшерәбез, планетарийның һәм киләчәк астропаркның беренче нигез ташы ике ел элек, 2011 елның 22 августында салынган иде.
Сингапур Премьер-министры урынбасары, Сингапур финанслар министрыТарман Шанмугаратнам белән бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Казан Кремлендә узган чарада шулай ук Татарстан Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Равил Моратов, ТР вице-премьеры - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР вице-премьеры - мәгълүмат һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнаштылар.
Сингапур делегациясе әгъзаларын сәламләп, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сингапур һәм ТРны дәвамлы үзара мөнәсәбәтләр тарихы бәйли, берничә бергә башкарыла торган проект бар, дип ассызыклады. Республика вәкилләре Тарман Шанмугаратнам һәм Игорь Шувалов җитәкли торган Россия-Сингапур хөкүмәтара комиссия эшендә катнашалар, Татарстан делегациясе гадәттәгечә Россия-Сингапур эшлекле форумында катнаша.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов янә Россия инновацион регионнары ассоциациясе (АИРР) Советы рәисе итеп сайланган. Аның кандидатурасын бөтен АИРР Советы әзгъзалары бер тавыштан сайладылар. Россия инновацион регионнары ассоциациясе Советының гомуми җыелышы бүген Санкт-Петербургта, Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында узды. Җыелышта РФ Дәүләт Думасы рәисе, АИРР Күзәтү Советы рәисе Сергей Нарышкин, «Роснано» идарә рәисе Анатолий Чубайс, регионнар башлыклары – АИРР әгъзалары катнашты.
АИРР Советында 2012 елда башкарылган эшләргә нәтиҗәләр ясалды, якындагы вакытка максатлар билгеләнде. Чарада катнашучыларга мөрәҗәгать сүзе белән Сергей Нарышкин чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Россия Федерациясе белән АКШ арасында сәүдә һәм инвестицияләр өлкәсендәге хезмәттәшлекнең яхшы мисалы булырга мөмкин. Бу хакта бүген АКШ сәүдә министрының беренче урынбасары Франциско Санчес Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов белән узган очрашуда хәбәр итте.
Очрашу Петербург халыкара икътисадый форумы (комплекс “Ленэкспо”, Санкт-Петербург) кысаларында узды.
Франциско Санчес Татарстан Республикасы белән эш юнәлешләренә ышаныч белдерде. Без хезмәттәшлеккә әзер, диде ул, мин чит ил инвесторларыннан Татарстан Республикасы Россиянең бизнес алып барырлык регионы дигәнне берничә мәртәбә ишеткәнем бар иде. Аның сүзләренчә, күп кенә инвесторлар өчен Татарстан бизнес урнаштыру, инвестицияләр җәлеп итү мисалы була ала.