РФ Хөкүмәте Бюджет кодексына үзгәрешләр кертте. Бу турыда Хөкүмзт утырышы барышында РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев хәбәр итте. Аның сүзләре буенча әлеге үзгәрешләр дәүләт программаларын формалаштыру, бюджет классификацисен камилләштерү, бюджетны программа форматында төзү һәм кабул итүгә кагыла.
Программалы бюджетка күчүне күздә тотучы үзгәрешләр 2013 елның 1 гыйнварыннан көчкә керә, диде РФ Финанс министры Антон Силуанов.
Әйләнә-тирә мөһиткә тискәре йогынты өчен түләүне вакытында һәм тулаем җыелу мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Данил Волков киңәшмә уздырды.
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында 2012 елның гыйнвар-июнь айларында җирле бюджетлар үтәлеше һәм июль аенда көтелүче үтәлеш буенча район һәм шәһәрләрнең финанс органнары белән киңәшмәләр бүген дә дәвам итте.