Алдан ясалган исәпләүләр буенча, 2024 елның гыйнвар аенда федераль бюджет керемнәре күләме 2 396 млрд сум тәшкил иткән.
2024 елда “Экология” илкүләм проекты кысаларында түбәндәге федераль проектлар чараларын гамәлгә ашыру планлаштырыла:
2023/2024 уку елыннан Татарстан Республикасының 10 муниципаль берәмлегендә мәгариф өлкәсендә яңа объектлар сафка басты.
Татарстан Республикасы финанс министры Р.Р. Гайзатуллин Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкилләре катнашында муниципалитетлар белән видеоконференция үткәрде.
Аналитик кредит рейтингы агентлыгы Татарстан Республикасының кредит бирү сәләтлелеге рейтингын AAA (RU) дәрәҗәсендә раслады, рейтинг буенча фараз «тотрыклы».
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1704 санлы карары кысаларында 2021 елдан Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы бюджеты чаралары исәбеннән яңа инвестиция проектларын гамәлгә ашыру өчен кирәкле инфраструктура объектларын төзү программасы гамәлгә куела.
“Мәдәният” илкүләм проектының «Мәдәни мохит» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2024 елга Татарстан Республикасы бюджетында региональ һәм муниципаль музейларны техник җиһазлауга 50 000,0 мең сум каралган, шул исәптән 40 500,0 мең сум федераль бюджет акчалары исәбеннән.
«2024, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Мәҗбүри медицина иминияте федераль фонды бюджеты турында» 2023 елның 27 ноябрендәге 541-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә 2024 елда Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетыннан Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетына мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә тапшырылган вәкаләтләрне гамәлгә ашырганда барлыкка килә торган Татарстан Республикасының чыгым йөкләмәләрен финанс белән тәэмин итүгә субвенцияләр 68 413,3 млн. сум күләмендә каралган.
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарафыннан «АЦК-Финанс» системасында Сатып алулар өлкәсендә бердәм мәгълүмат системасы сервисы белән түләү документларын автомат рәвештә тикшерү функционалы кертелде.
25 һәм 26 гыйнварда Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының финанс органнары җитәкчеләре белән 2023 елда җирле бюджетларның үтәлеше һәм 2024 елның гыйнварында көтелгән үтәлеш мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.