ЯҢАЛЫКЛАР


22
гыйнвар, 2024 ел
дүшәмбе

2023 елның 29 декабрендә Фәнни-технологик үсеш елы кысаларында Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерүнең мөһим мәсьәләләрен хәл итү максатыннан «Татарстан Республикасын фәнни-технологик үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кабул ителде.

«Мәдәният» илкүләм проектының «Мәдәни мохит» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2024 елда авыл җирлекләре территорияләрендә клуб тибындагы ике мәдәни-ял итү оешмасы биналарына капиталь ремонт ясау планлаштырыла.

«Татарстан Республикасының икътисадый үсеше һәм инновацион икътисады» дәүләт программасының «Татарстан Республикасында дәүләт икътисадый сәясәтен камилләштерү» төбәк проекты кысаларында 2024 елга Татарстан Республикасы бюджетында Татарстан Республикасы территориаль иҗтимагый үзидарә системасын үстерүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыруга 179,7 млн.сум күләмендә акча каралган.


19
гыйнвар, 2024 ел
җомга

«2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» 2023 елның 28 ноябрендәге 116-ТРЗ санлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә Татарстан Республикасы бюджетына федераль бюджеттан һәм федераль фондлардан бюджетара трансфертларның көтелгән кереме түбәндәгечә:

«Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2024 елда Татарстан Республикасында адаптацияләнгән төп гомуми белем бирү программалары буенча белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы 11 гомуми белем бирү оешмасын җиһазлау, укыту һәм тәрбияләү чаралары белән тәэмин итү буенча чаралар үткәрү планлаштырыла.


18
гыйнвар, 2024 ел
пәнҗешәмбе

2023 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына акцизлар 42,0 млрд. сум (планлы билгеләнешләрнең 102,3%) тәшкил итте, шул исәптән:

18 гыйнварда Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкилләре катнашында муниципалитетлар белән бурычларны кыскарту мәсьәләсе буенча, шулай ук мөлкәт һәм җир кишәрлекләре өчен аренда түләве буенча видеоконференция үткәрү планлаштырыла.


17
гыйнвар, 2024 ел
чәршәмбе

2024 елга Татарстан Республикасы бюджетында «Татарстан Республикасы дәүләт мөлкәте белән идарә итү» дәүләт программасы кысаларында «Пространстволы мәгълүматларының илкүләм системасы» төбәк проектын гамәлгә ашыруга 18,7 млн. сум күләмендә акча каралган, шул исәптән 10,0 млн. сум – федераль бюджет акчалары исәбеннән.

 

17 гыйнварда Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында Татарстан Республикасы бюджетына кергән акцизларны түләүче компанияләр белән киңәшмәләр узды.


16
гыйнвар, 2024 ел
сишәмбе

2024 елның 1 гыйнварыннан РФ Хөкүмәтенең 2014 елның 30 октябрендәге 1119 санлы карарына кертелгән үзгәрешләр нигезендә индустриаль парклар, сәнәгать технопарклары, югары технологияләр өлкәсендәге технопарклар инфраструктурасы объектларын төзүгә, модернизацияләүгә һәм (яисә) реконструкцияләүгә чыгымнарны каплауга дәүләт ярдәмен күрсәтү субсидия рәвешендә федераль бюджеттан 99% күләмендә финанслашу дәрәҗәсендә гамәлгә ашырылачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International