ЯҢАЛЫКЛАР


13
гыйнвар, 2024 ел
шимбә

2023 елда республиканың авыл хуҗалыгы тармагына дәүләт ярдәме 15,1 млрд сумлык 78 юнәлеш буенча күрсәтелгән, шуларның 4 млрд сумы - федераль бюджет акчалары һәм 11,1 млрд сумы – Татарстан бюджетыннан. Быел бу максатларга 13,6 млрд сум каралган: 2,8 млрд сум – федераль бюджет, 10,8 млрд сум - республика бюджеты. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.


12
гыйнвар, 2024 ел
җомга

2024 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан республика муниципаль берәмлекләре бюджетларына барлыгы 73,1 млрд. сумлык бюджетара трансфертлар биреләчәк, шулардан:


11
гыйнвар, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Алдан ясалган исәпләүләр буенча, 2023 елда федераль бюджет керемнәре күләме 29 123 млрд сум тәшкил иткән.


10
гыйнвар, 2024 ел
чәршәмбе

2024 елда башлангыч гомуми белемне дәүләт һәм муниципаль белем бирү оешмаларында алучы укучыларга бушлай кайнар туклануны оештыру буенча чараларны гамәлгә ашыру дәвам итә. Агымдагы елда әлеге максатларга 2 892,9 млн. сум акча җибәрү планлаштырыла, шул исәптән:

Студентлар өчен кече һәм урта предприятиеләрдә, шул исәптән IT, креатив индустрияләрдә һәм туризмда стажировкалар булдырырга кирәк. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин Дәүләт Советы утырышында белдерде.


9
гыйнвар, 2024 ел
сишәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2023 елның 27 ноябреннән 3352-р санлы карары нигезендә, Россия Федерациясе субъектлары бюджетларына Россия Федерациясендә гомуми юрисдикциядәге федераль судларның присяжныйлар утырышына кандидатлар исемлеген төзү (үзгәртү) буенча вәкаләтләрне гамәлгә ашыруга өстәмә рәвештә чаралар юнәлтелде.

 

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2023 елның 23 ноябреннән 3308-р санлы боерыгы нигезендә, медицина иминияте территориаль программаларын гамәлгә ашыру кысаларында мәҗбүри медицина иминияте буенча иминләштерелгән затларга күрсәтелгән медицина ярдәмен өстәмә финанс тәэмин итүгә 2023 елда Мәҗбүри медицина иминияте федераль фондыннан 30 427,3 млн.сум күләмендә чаралар юнәлтелде, шул исәптән Татарстан Республикасы Территориаль Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетына – 678,0 млн. сум.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2023 елның 22 ноябреннән 3285-р санлы боерыгы нигезендә Татарстан Республикасы бюджетына федераль бюджеттан 2 яшьтән 4 яшькә кадәрге һәм 4 яшьтән 17 яшькә кадәрге 1 типлы шикәр диабеты булган балаларны «Шикәр диабетына каршы көрәш» федераль проекты кысаларында глюкозаны өзлексез мониторинглау системалары белән тәэмин итү чараларына 22 270,2 мең сум күләмендә субсидияләр бирелде.

Urals маркалы нефтьнең уртача бәясе 2023 елның гыйнвар-декабрендә барреле өчен 62,99 доллар күләмендә урнашкан, 2022 елның гыйнвар-декабрендә барреле өчен 76,09 доллар тәшкил иткән булган.

Кече һәм урта эшкуарлыкта эшләүчеләр саны беренче тапкыр ковидка кадәрге дәрәҗәдән артып, 19,2 млн кеше тәшкил иткән. Моңа кадәр күрсәткеч 2019 елның 3 кварталында гына югарырак булган, ул вакытта кече һәм урта бизнеста 19,6 млн хезмәткәр эшләгән. Мониторинг РФ Хөкүмәте вице-премьеры Андрей Белоусовның даими контролендә тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International