2023 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан Яңа ел бүләкләре белән тәэмин итүгә 20,7 млн. сум бүлеп бирелгән. Бүләкләр тапшырыла:
Бүгенге көндә кече һәм урта эшкуарлык субъектлары саны 6,3 миллионга җиткән, бу кече һәм урта эшкуарлык реестры тарихында рекорд булып тора. Бу хакта Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясенең генераль директоры Александр Исаевич "Яңа икътисад" конференциясендә чыгыш ясаганда белдерде.
Бүген Дәүләт Советы утырышында 2023 елга һәм 2024 һәм 2025 елларның планлы чорына бюджет турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Республика керемнәре тулаем алганда 57,8 млрд. сумга арта.
Агымдагы елның 11 ае йомгаклары буенча Татарстан Республикасы бюджеты кеременә федераль бюджеттан һәм федераль фондлардан гомуми суммасы 67,9 млрд сум күләмендә бюджетара трансфертлар керде (планлы билгеләншләрнең 93,8%), шул исәптән:
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин капиталь ремонтның республика һәм федераль программаларын гамәлгә ашыру һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү дисциплинасы турында хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясе узды. 2023 елда Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетын үтәү нәтиҗәләре һәм 2024 елга республиканың финанс, казначылык һәм салым органнары бурычлары турында фикер алыштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсенең, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясендә быел Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетын үтәүнең беренчел йомгаклары һәм 2024 елга финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы, Россия Финанс министрлыгының социаль-икътисадый бәяләмәсе буенча, төп күрсәткечләр буенча федерация субъектлары арасында Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан соң өченче урында, инвестицион климат буенча федерация субъектлары арасында Мәскәүдән соң икенче урында тора. Бу хакта бүген Россия Финанс министры Антон Силуанов Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсенең, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясендә белдерде.
Россия Хөкүмәте 2024-2026 елларга финанс планын «җиңү бюджеты» дип бәяләде, дип хәбәр итте «Известия»гә биргән интервьюсында Финанс министрлыгы башлыгы Антон Силуанов.
15 декабрь көнне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының утырышлар залында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе һәм Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясе узачак. Ул "2023 елда Татарстан Республикасы тупланма бюджетының көтелгән үтәлеше йомгаклары һәм Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының 2024 елга бурычлары" темасына багышланачак.