Татарстанда салым түләүчеләрнең аерым категорияләре өчен билгеләнгән ташламалы салым ставкалары гамәлдә булуын озайттылар. "Оешмалар милкенә салым турында” законга үзгәрешләр кертүче тиешле закон проекты ТР Дәүләт Советының 44 нче утырышында кабул ителде.
Нефть-газ булмаган керемнәр һәм чыгымнарны финанслау динамикасы агымдагы елның гыйнвар-май айларында федераль бюджет үтәлешен нормальләштерүнең дәвам итүен күрсәтә һәм гомумән бюджет турында закон параметрларына туры килә (2022 елның 5 декабрендәге 466-ФЗ номерлы).
Татарстан Бюджет кодексы нигезендә, 2022 елда республика бюджетын үтәү турында хисап Дәүләт Советына карап тикшерүгә кертелгән. Финанс министры Радик Гайзатуллин белән узган елда бюджетны үтәү үзенчәлеклеге турында сөйләштек.
Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының кырык дүртенче утырышы 8 июньдә узачак. Мондый карар парламент Президиумы утырышында кабул ителде.
Татарстан Республикасында сәнәгать җитештерүе индексы 2023 елның 4 ае йомгаклары буенча 101,6% тәшкил итте. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко хәбәр итте.
Urals маркалы нефтьнең уртача бәясе 2023 елның гыйнвар-май айларында барреле өчен 51,5 доллар күләмендә урнашкан, 2022 елның гыйнвар-май айларында барреле өчен 83,48 доллар тәшкил иткән булган.
Бүген Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышы узды, анда 2022 елда республика бюджеты үтәлеше турындагы закон проекты каралды. Закон проекты Дәүләт Советына беренче һәм өченче укылышта карауга тәкъдим ителде.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә уздырды. Республиканың кече нефть компанияләренең 2023 елның I кварталындагы эш нәтиҗәләре һәм алга таба үсеш бурычлары турында фикер алыштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды, берничә инновацион проект каралды.
Күпчелек регионнарда берләштерелгән төбәк бюджетларының салым керемнәренең төп чыганагы булып физик затлар керемнәренә салым тора. Бердәм салым счетын һәм салым түләүләренең бердәм срогын кертү һәм физик затлар керемнәренә салымны башка салымнар буенча недоимокны каплауга бирү бюджетларга акчаларның тигез кермәвенә, аның балансы бозылуга китерә һәм агымдагы бюджет чыгымнарын тулысынча финансларга мөмкинлек бирми.