РФ Премьер-министры Михаил Мишустин фикеренчә, бизнесны тикшерү механизмын куркынычлы юнәлешле алымны һәм административ йөкләнешне киметүне исәпкә алып камилләштерергә кирәк.
Urals маркалы нефтькә уртача бәя 2022 елның гыйнвар-декабрендә баррель өчен $76,09 күләмендә урнашкан, 2021 елның гыйнвар-декабрендә - баррель өчен ул $69,0 күләмендә булган.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ТР Хөкүмәт Йортында традицион республика киңәшмәсен үткәрде. 2023 елда төзелеш һәм капиталь ремонт өлкәсендә республика һәм федераль программаларны гамәлгә ашыру турында ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин сөйләде.
РФ Хөкүмәте бизнесны тикшерүне 2023 елга озайтты, бух акта җомга көнне Министрлар кабинеты матбугат хезмәте хәбәр итте.
РФ Финанс министрлыгы һәм Россия Банкы 2023 елның I кварталы ахырына кадәр 2030 елга кадәр чорга финанс белемен күтәрү һәм финанс культурасын формалаштыру стратегиясен фикер алышуга тәкъдим итәчәкләр. Бу хакта финанс идарә тармагы сайтында бастырылган материалларда әйтелә.
Бүген ТР Хөкүмәт Йортында «Чаллы», «Түбән Кама», «Чистай» һәм «Менделеевск» ТОСЭРларында эшчәнлекне гамәлгә ашыру турында килешүләр төзү буенча комиссияләрнең чираттагы утырышы узды. Утырышны ТР Премьер-министры урынбасары - ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов үткәрде.
Финанс министрлыгы киләсе елда салым үзгәрешләрен планлаштырмый, бюджетка керемнәр белән проблемалар булса да, дип белдерде министрлык башлыгы Антон Силуанов.
Татарстанда төзелеш өлкәсендә барлыгы 2651 объекттан торган 29 республика программасы гамәлгә ашырылган. Финанслау күләме 24 млрд 618 млн сум тәшкил иткән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте. Тулаем алганда, аның нотыгы капиталь ремонт һәм инженер инфраструктурасын модернизацияләү буенча республика һәм федераль программаларын тормышка ашыру йомгакларына, халыкның түләү дисциплинасы күрсәткечләренә багышланган иде.
Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин «Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында Татарстан Республикасы Буа районыннан 7 яшьлек кызның яңа ел хыялын тормышка ашырды. Ульяна планшет турында хыялланган иде.
Бүген Дәүләт Советы утырышында 2022 елга һәм 2023 һәм 2024 еллар план чорына бюджет турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Керемнәр 45,5 млрд. сумга, чыгымнар - 52,6 млрд. сумга арткан.