ЯҢАЛЫКЛАР


21
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре, иң кискен мәсьәләләрне хәл итеп, гражданнар белән эшләүнең алгы сызыгында торалар. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясенең XVII съездында хәбәр итте. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, төрле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, республика муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты.


20
декабрь, 2022 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы коллективы сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Лаеш интернат-мәктәбе укучыларын Яңа 2023 ел белән котлады һәм татлы бүләкләр тапшырды. Бүген интернатта 97 начар күрүче бала белем ала һәм яши.


19
декабрь, 2022 ел
дүшәмбе

Финанс министрлыгының, Салым федераль салым һәм казначылык хезмәтләре Татарстандагы идарәләренең уртак коллегиясе узды. Анда 2022 елга республика тупланма бюджетын үтәү йомгаклары һәм финанс, казначылык, салым органнарының киләсе елга бурычлары каралды.

Хөкүмәт йортында узган коллегиядә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия финанс министры Антон Силуанов катнашты. Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин белән министрлык эшчәнлегенең төп йомгаклары һәм эшчәнлеге юнәлешләре турында сөйләштек.


17
декабрь, 2022 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Фролов республика һәм федераль төзелеш программаларын гамәлгә ашыру турында хәбәр итте.


16
декабрь, 2022 ел
җомга

16 декабрьдә Россия финанс министры Антон Силуанов Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы Федераль салым хезмәте идарәсе һәм Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясендә катнашты. Чара барышында агымдагы елда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәүнең якынча нәтиҗәләре ясалды, шулай ук 2023 елга профильле органнарның бурычлары билгеләнде.

Киләсе елда Татарстанның илкүләм проектлар һәм дәүләт программалары чараларында максималь катнашуын тәэмин итәргә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2022 елда республиканың берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2023 елга бурычлар буенча Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча ФКХ идарәсенең уртак коллегиясендә хәбәр итте. Чара ТР Хөкүмәт Йортында Россия Финанс министры Антон Силуанов, Федераль салым хезмәте җитәкчесе урынбасары Виктор Бациев һәм Федераль казначылык җитәкчесе урынбасары Александр Демидов катнашында узды.

Бүген Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе һәм Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясе узды.


15
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

2022 елның 15 ноябреннән 2022 елның 14 декабренә кадәр мониторинг чорында Urals нефтенә уртача бәя баррель өчен $57,49, яки тоннага $419,7 тәшкил иткән.


14
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген арттыру мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында катнашты. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде.

Хөкүмәт Рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында бизнеска ярдәм итү чаралары буенча төбәкләр белән селектор киңәшмә үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International