Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
2020 елның 27 февралендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән киңәшмәләр узды. Аларда 2020 елның гыйнварында җирле бюджетларның үтәлеше һәм 2020 февраль аенда көтелгән җирле бюджетларның үтәлешенә кагылышлы мәсьәләләр каралды.
РФ Финанс министрлыгы ай дәвамында "Контракт системасы турында" гы законга төзәтмәләрнең ахыргы версиясен әзерләргә планлаштыра. Бу хакта ТАССтагы матбугат конференциясендә Финанс министрлыгының контракт мөнәсәбәтләре департаменты җитәкчесе Татьяна Демидова хәбәр итте.
Татарстанда торак төзелеше һәм капиталь ремонт программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында бүген ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә сөйләде.
2020 елның 22 февралендә Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин Казан Федераль Университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институты студентларына ачык лекция укыды.
Бүген Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта һәм тулаем алганда 2020 елга һәм 2021-2022 еллар план чорына бюджет турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты кабул ителде.
РФ Хөкүмәте Финанс министрлыгына гамәлдәге салым ташламаларының нәтиҗәлелеген анализлау бурычын куйды, дип белдерде финанс министры Антон Силуанов РБКга интервьюсында.
Россиядә салымнардан китү катлаулана бара, әмма аларның җыелуы артуын салым йөге үсеше буларак кабул итәргә ярамый, бары тик салым хезмәте яхшы эшли, дип саный РФ финанс министры Антон Силуанов.
Россия финанс министры Антон Силуанов 2024 елга физик затларның кеременә салым алу системасын үзгәртү буенча тәкъдимнәрне карарга мөмкин, дип саный, әмма хәзер бу мәсьәлә көн тәртибендә тормый.
РФ Хөкүмәте чәршәмбе көнне 2020 елга һәм 2021-2022 елларның планлы чорына федераль бюджетка төзәтмәләрне Дәүләт Думасына кертте, дип хәбәр итте парламентның түбәнге палатасы спикеры Вячеслав Володин.