Россия гражданнарына тиешле социаль пособиеләр һәм түләүләр гариза бирү вакытына карамастан аларга 2020 елның 1 гыйнварыннан киләчәк. Бу хакта Беренче каналда "Право на справедливость" тапшыруында финанс министры Антон Силуанов белдерде.
2020 елның 18 февралендә Татарстан Республикасы финанс министры Р.Р. Гайзатуллин Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясен эре җитештерүче - «Татспиртпром» АҖ һәм «Алкоторг» ҖЧҖ белән киңәшмә үткәрде, анда 2019 елда компанияләр эшчәнлегенең беренчел нәтиҗәләре каралды.
Татарстан Республикасында социаль ипотека, күп фатирлы тораклар төзү, инвестицион, аз катлы төзелеш программалары буенча 2020 елның 14 февраленә 387,2 кв. метр торак сафка кертелгән.
2020 елның 13 февралендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында видеоконференция режимында муниципалитетлар белән чираттагы киңәшмә узды.
2020 елга РФ тулаем эчке продукты үсеше буенча фараз, РФ Президенты юлламасында билгеләнгән өстәмә социаль ярдәм чаралары белән бәйле рәвештә, 1,7% тан 1,9% ка кадәр арттырылган. Бу хакта Россия Финанс министрлыгы башлыгы Антон Силуанов Хөкүмәт утырышы барышында белдерде.
РФ Финанс министрлыгы ел саен яңа инвестпроектларга Илкүләм иминлек фонды чараларыннан 300 млрд сумга кадәр акча җибәрү планнарын саклый. Бу хакта РФ финанс министры Антон Силуанов хәбәр итте.
Бүген «Казань ЭКСПО» халыкара күргәзмә үзәгендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы узды. Утырыш 2019 елда Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы эше йомгакларына һәм 2020 елдагы бурычларга багышланды.
Федераль бюджет дефициты 2020 елның гыйнварында 159,9 млрд сум тәшкил иткән. Бу хакта РФ Финанс министрлыгы сайтында урнаштырылган материалларда әйтелә.
Тупланган резервлар, аерым алганда, 125 миллиард доллардан артык Илкүләм иминлек фонды һәм 560 миллиардлык халыкара резервлар, Россия икътисады һәм финанс системасы запаслары ныклыгын гарантияли, дип белдерде РФ Президенты Владимир Путин.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты.