2020 елның 8 феврале көнне Татарстан Респбликасы Финанс министрлыгы хезмәткәрләре "Россия чаңгы юлы" Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышында актив катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә уздырды.
Финанс министрлыгы дәүләт компанияләре акцияләре белән идарә итү өлкәсендә куратор функцияләрен Икътисади үсеш министрлыгыннан министрлыкка тапшыру турында РФ Хөкүмәтенең карары проектын әзерләгән. Документ чәршәмбе көнне норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында урнаштырылган.
Россия Премьер-министры Михаил Мишустин киләсе атнада Министрлар Кабинеты Президентның Федераль Җыенга юлламасын үтәү белән бәйле бюджетка төзәтмәләрне караячак, дип хәбәр итте.
РФ Премьер-министры Михаил Мишустин социаль пакет ярдәмендә кулланучылар ихтыяҗын киңәйтү, шулай ук Хөкүмәт кабул итәргә планлаштырган башка чаралар агымдагы ел нәтиҗәләре буенча тулаем эчке продукт үсеше темпларын арттыруга ирешергә мөмкинлек бирәчәк, дип саный.
2019 ел нәтиҗәләре буенча РФ тулаем эчке продукты, беренче бәяләү буенча, 1,3% ка арткан һәм 109,4 триллион сумга җиткән, дип хәбәр итә Росстат.
РФ Финанс министрлыгы нефть тармагында салым маневрыннан баш тартырга планлаштырмый. Бу хакта статс-секретарь – РФ финанс министры урынбасары Алексей Сазанов хәбәр итте.
Urals маркалы нефтьнең уртача бәясе 2020 елның гыйнварында узган елның шул ук чорына карата 3% ка арткан - баррель өчен 61,67 долларга кадәр, диелә Россия Финанс министрлыгы хәбәрендә.
Торак төзү программалары буенча 31 гыйнвар көненә республикада 207,2 мең кв. метр торак сафка кертелгән, ягъни планнан 7 %. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында катнашты. Анда шулай ук РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Максим Егоров, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов һәм башкалар катнашты.